Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Бэйрамова мишэрлэр тарихы турында


МИШӘР ИЛЕ

Иске-Кала – бортас-мишәр шәһәре
Мишәрләр турында шактый күп язылды инде, аларның тел үзенчәлекләре, халык авыз иҗаты, тарихлары турында да фәнни хезмәтләр, китаплар басылып чыкты. Әмма татар халкының өчтән берен тәшкил иткән мишәрләрне тулысынча ачып бирү өчен болар бик аз, әлбәттә. Бигрәк тә мишәрләрнең борынгы тарихы һәм бүгенге көннәре аз өйрәнелгән, аз яктыртылган. Моның төп сәбәбе – аларның күпчелеге Татарстаннан читтә яшәүдә, үз тарихларын язырлык галимнәрнең аз булуында, булганнары да урыс телендә генә язганга, дип уйлыйм. Мишәр тарихы аз яктыртылуда тагы бер әйтелмәгән сәбәп бар – аларның урыс кул астына иртәрәк кереп, Явыз Иванга ияреп Казан өстенә яу белән килүләре, татар канын коюда сәбәпче булулары, империягә тугры хезмәт итүләре. Әлбәттә, моны гаепләргә дә, акларга да мөмкин, чөнки бер дәүләт кул астында яшәп, аның сугышларында катнашмыйча калу мөмкин түгел. Казан җиңелгәч, урыска хезмәткә күчкән җирле татарларның да кайберләрен Себер ханлыгы өстенә алып киттеләр бит. Хәзер дә татар егетләрен закон белән Чечняда мөселман канын коярга мәҗбүр итәләр... (дәвам)




МИНЕМ УРАЛЫМ – ТАТАР УРАЛЫ

Татарлар Уралда иң борынгы халык

Әйе, минем Уралым – Татар Уралы...
Әйе, татарлар Уралда иң борынгы халык...
Котыпта, мәңгелек Кар Илендә, мәгърур кыя-ташлардан башланып китеп, Кыпчак далаларында вакланып комга әйләнгән, мәңгелеккә күчкән дәһшәтле таулар – ул минем тауларым...
Урал тауларының тарихы – ул минем дә тарихым, татар тарихы...
Чөнки минем каумем биредә Нух пәйгамбәр заманнарыннан бирле яши, чөнки минем халкым бу тауларда бүген дә көн күрә... (дәвам)

 

МТСС форумда


В избранное