МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Морэжэгать: БЕРДЭМ БУЛЫК! - Обращение: СОХРАНИМ ЕДИНСТВО!


ОКТЯБРЬ АЕНДА ҮТКӘРЕЛӘЧӘК 
ХАЛЫК ИСӘБЕН АЛУ 
УҢАЕННАН ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ 
ТАТАР ХАЛКЫНА МӨРӘЖӘГАТЕ 
БЕЗНЕ ТАГЫН ОЛЫ СЫНАУ КӨТӘ. 

БЕРДӘМ БУЛЫЙК!
 


КАДЕРЛЕ МИЛЛӘТТӘШЛӘР!


Россия Федерациясендә янәдән халык санын алалар. Бу җәһәттән башка шундый уй килә: чыннан да татарларның саны күпме? Безгә моны белү гаять әһәмиятле. Тукаебыз заманында «10 миллион Идел буе татары» дип язган. Ә хәзер халык исәбе дөрес алынамы, дөрес алынган хәлдә, нәтиҗәләре дөрес игълан ителәме?.. Соңгы елларда үткәрелгән сан алулар исә татарның киләчәк язмышына бәйле бик күп сораулар тудырды. Без, туган халкыбыз язмышын кайгыртучы татар язучылары, әнә шуларны күздә тотып, сезгә мөрәҗәгать итәргә, борчулы уйларыбызны сезнең белән уртаклашырга булдык, кадерле милләттәшләр!. 

Йә, санасыннар соң, беренче тапкыр түгел бит, гел санап торалар, ни зыяны бар аның, дияр кайберәүләр. Әйе, күпмилләтле Рәсәй илендә тугыз-ун ел саен халык санын алу тәҗрибәсеннән һәм хәзерге четерекле милли хәл-әхвәлебездән туган уйлар борчуга сала да инде безне... Уяу булыйк: алдагы еллар олы тарихлы халкыбыз өчен җитди сынау еллары булачак, ә быелгы халык исәбен алу нәтиҗәләре халкыбызны таркату-корыту вәзгыятенә дә әйләндерелергә мөмкин. Элекке сан алуларны оештыру тәҗрибәсе Рәсәй киңлекләрендә таралып яшәгән татар халкына карата алып барылган сәясәтнең бик үк уңай булмавын күрсәтте. 

Россиядә беренче тулы сан алу 1897 елда үткәрелде. 

СССР дигән мәмләкәттә дә сан алуларда, асылда, шул 1897 елгы тәртип саклана. Ләкин бу чорда әлеге практик гамәлгә татар халкын киметеп күрсәтүгә йөз тоткан «ялгыш»лар да кушыла башлый. 

СССР таркалгач, 2002 елда Россия Федерациясе беренче тапкыр халык исәбен алды. Кызганыч ки, монда да сан алу нәтиҗәләрендә татар халкын киметеп күрсәтү катышмый калмады. Демократик илләрдә нинди халыктан (милләттән) булуы турындагы сорауга кеше үзе теләгәнчә җавап бирсә, бездә исә хакимият алдан халыклар һәм телләр исемлеген төзеде. Әлеге исемлектә татарлар таркатылып, 45 (!) исемгә бүлгәләнеп теркәлде. Бу хәл санау нәтиҗәләренә тәэсир итмичә калмады, әлбәттә. Татарны бүлгәләр өчен бүтән төр «тырышлыклар» да куелды. 

Ләкин халкыбызның зиһенен кемнәрдер теләгәнчә саташтыра алмадылар. Башкортостанны санамаганда, без беркайда да зур югалтулар кичермәдек, 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, беркадәр арттык та әле. Сан алу нәтиҗәләре хакында Россия Фәннәр академиясенең әлеге исемлекне әзерләгән Этнология һәм антропология институты идеологларының берсе: «Татары воспользовались переписью и произвели консолидацию», - дигән иде. 

Әмма быелгы халык санын алу, республикаларның мөстәкыйльлеге кимеп, милли мәгариф бик нык тарайтылган бер чорда үткәрелә. Халык исәбен алуны да шушы максатка ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар. Коткыга да, басымга да, мәкер-хәйләгә дә бирешмик, газиз милләттәшләр! Тарихи бергәлегебезне, бердәмлегебезне саклыйк! Җавап бер һәм аермачык булсын: без - татарлар, туган телебез - татар теле. Шуны тирән аңларга кирәк: бербөтен татар милләтенеке булу үз кавемеңнән - этнографик төркемеңнән йөз чөерү түгел ул. Без бергә булганда гына үзенчәлекле тарихи йөзебезне, ягьни туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф- гадәтләребезне саклап кала алачакбыз. 

Моны балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк. Безне олы тарих, уртак әдәби тел, уртак культура, уртак яшәү рәвеше берләштерә. 

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» ди милли уртак мәкалебез. Аң булыйк: киләчәгебез кыл өстендә торган бу чорда безне берәү дә сакламаячак та, якламаячак та. Моны без бары үзебез генә, бер йомгак булып тупланып кына эшли алабыз. 

БЕРГӘ БУЛЫЙК! БЕРДӘМ БУЛЫЙК!





ОБРАЩЕНИЕ 
ПИСАТЕЛЕЙ ТАТАРСТАНА К 
ТАТАРСКОМУ НАРОДУ 
В СВЯЗИ С ПРЕДСТОЯЩЕЙ В ОКТЯБРЕ 2010 ГОДА 
ПЕРЕПИСЬЮ НАСЕЛЕНИЯ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ 

СОХРАНИМ ЕДИНСТВО НАРОДА!
 


ДОРОГИЕ СОПЛЕМЕННИКИ!


Осенью этого года нас ждет очередная перепись населения Российской Федерации. Совершенно естественно, что мы в очередной раз задумываемся: сколько же нас на самом деле? Это очень важный для нашего народа вопрос. Габдулла Тукай писал о «10 миллионах поволжских татар». А в наши дни насколько верно происходит подсчет народонаселения? И насколько соответствуют действительности обнародованные данные? 

Результаты переписи населения последнего времени породили тревогу за будущность нашего народа. Мы, писатели Татарстана, как и весь татарский народ, обеспокоенные за нашу общую судьбу, вынуждены выступить с этим обращением. 

Кто-то может сказать, пусть, мол, пересчитывают себе, не в первый же раз, что в этом плохого? Но опыт показывает, что методы и результаты постоянных - каждые девять-десять лет - переписей в многонациональной стране с различными языками, обычаями, культурными и религиозными особенностями - это не просто бесстрастный статистический процесс, но и чрезвычайно важное общегосударственное политическое событие. Ведь не секрет, что численность напрямую влияет на государственные основы, количество и качество социального, культурного, образовательного обеспечения представителей того или иного этноса. 

Нашему народу, имеющему многовековую историю, надо понимать, что мы стоим на пороге серьезных испытаний. Практика показывает: перепись населения из десятилетия в десятилетие ведется по изменяющимся в угоду политического момента технологиям. И они, эти технологии, с каждым разом по отношению к нам ужесточаются. Тенденция их неуклонно направлена на размежевание и разделение татарского народа. С учетом территориальной разбросанности татар по всей России данный вопрос имеет особую актуальность и принципиальное значение. 

Первая полная перепись населения в России состоялась в 1897 году. 

Процедура переписи в СССР в целом соответствовала методологии первой полной переписи населения России. На практике, однако, имела место политика постоянного занижения численности татар. 

После распада СССР первая перепись населения Российской Федерации прошла в 2002 году. К сожалению, упомянутые выше методы и новые перегибы в исчислении народонаселения сыграли свою роль. Если в демократических странах делается все возможное для получения объективных результатов, то у нас была выработана особая методология подсчета чиcленности, по которому татарский народ был раздроблен на 45 (!) этнических групп. Безусловно, все это не могло не сказаться на результатах переписи. Для снижения общей численности татарского народа были применены и другие технологии. 

Но все эти псевдометоды, направленные якобы на более точное народоисчисление, не смогли внести раскол в сознание нашего народа. Если не считать всем известной специфической переписи в Башкортостане, то мы по сути дела нигде не понесли значительных потерь и, по сравнению с результатами переписи 1989 года, даже получили некоторое увеличение общего числа татар. Один из идеологов Института этнологии и антропологии Академии наук РФ, в стенах которого и была разработана методология российской переписи населения, вынужден был признать: «Татары воспользовались переписью и еще больше консолидировались». 

Нынешней переписи населения предстоит пройти в обстановке, когда рамки национального образования и просвещения сужены до предела. Сегодня имеются все предпосылки того, что нынешняя перепись населения будет использована для дальнейшего нивелирования народов России. Но это не повод для безропотной сдачи позиций. Наш ответ должен быть общим и определенным: все мы, к истокам какой бы этнической или религиозной части народа ни принадлежали, являемся татарами, и наш родной язык - татарский. И еще надо понять следующее: быть представителем татарской нации - это вовсе не значит отказаться от своего рода-племени - то есть этнографической группы. Напротив, лишь оставаясь вместе, единым народом, мы сможем сохранить свой язык, культуру, свои традиции и обычаи. Это надо разъяснить всем, включая детей наших и внуков. Всех нас объединяют одна великая история, общий язык, культура... От нашего осознания проблемы, от нашей активной позиции в деле всенародного единения будет зависеть наше будущее. 

Известная татарская пословица гласит: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», что означает «Отделившегося медведь съест, обособившегося - волк». Наступают ответственные времена, когда татарский народ, второй по численности в России, будет испытан на прочность. Нельзя допустить, чтобы нашу монолитную нацию разбили на небольшие историко- этнические кусочки. Надо постоять за наше единство, за нашу здоровую общую будущность. 

ДАВАЙТЕ ЖЕ БУДЕМ ЕДИНЫ!

В избранное