Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Байрамова. САЙЛАУЛАР - АЛДАУЛАР...



Ф.Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе


САЙЛАУЛАР – АЛДАУЛАР...

Россия Дәүләт думасына 4 декабрь көнне үткән сайлаулар Татарстан өчен хурлыклы тәмамланды – халыкның 80 процентка якыны “Единая Россия” партиясе өчен тавыш бирде. Ни өчен “хурлыклы” дим? Чөнки бу партия хакимияттә вакытта татар халкы зур югалтулар кичерде – 309нчы федераль закон белән, аны милли мәктәпсез калдырдылар, шулай итеп, ана телендә белем алудан мәхрүм иттеләр, бу исә киләчәктә телнең юкка чыгуына китерергә мөмкин, ә тел юкка чыкса, милләт үзе дә бетә. Путин һәм “Единая Россия” хакимияткә килгәч, бу илдә ислам диненә каршы ачыкта-ачык һөҗүм башланды - күпчелек ислам китаплары хөкем ителде һәм закон белән тыелды, меңнәрчә мөселманнар бер гаепсезгә кулга алынды һәм төрмәләргә ябылды, ислам диненә килгән яшьләр төрлечә мәсхәрәләнде, кыйнап, гарип калдырылды... Россиядә бу кара көчләр хакимияттә вакытта, ил буйлап террор гамәлләре башланды, махсус органнар оештырган шартлатулар мөселманнарга сылтанды, “антитеррор” битлеге астында дәүләт үзе ислам дине тоткан милләтләргә каршы террор башлап җибәрде.... (дәвам) 

 


В избранное