Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: М.Гимадеев: Шайморза авылы турында


Гимадеев Минзагит Миргасимович

КЕЧЕ ШӘЙМОРЗА АВЫЛЫ ТАРИХЫ

Укытучым Зәкәрия
Насыйбулла улы Азизовның
якты истәлегенә багышлыйм

Күренекле татар язучысы, драматург Туфан Миңнуллин үзенең бер чыгышында болай диде: «Һәр кешенең туган төбәге һәм торган урыны бар. Шул җирне ул Ватан дип атый. Ватан белән аның бәйләнешләре тарих, икътисад, экология өлкәләрендә ята. Ватан кешедә бернинди хис уятмаса, андый кеше дүңгәләккә әверелә…»

Туып-үскән ягым — халык телендә Шәйморза төбәге дип йөртелә. Биредә татар халкының үзенчәлекле бер өлеше — мишәрләр күмәкләшеп яши. Тарихчылар бу төркемне Буа-Сембер мишәрләре дип атый. Мишәрләр, сөйләм теле буенча Казан татарларыннан, типтәрләрдән шактый аерылып тора. Мишәрләр арасында да, кайсы төбәктән булуына карап, сөйләм аермасы бар. Мәсәлән, Чүпрәле районы җирлегендә Шәйморза авылы тирәсендәге халык сөйләме башка торак пунктларда гомер итүчеләрдән башка. Зур Чынлы кешеләре көйләбрәк сөйли. Бу очракта матур мишәр сөйләме хәтта шигъри калыпка салына кебек. Шәйморзалылар исә һәр сүзне-җөмләне ачык, төгәл итеп әйтә.... (дәвам)


В избранное