Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Бэйрэм белэн!


Ураза бәйрәме котлы булсын!


Кадерле милләттәшләр, дин кардәшләр! Кадерле дуслар!

Сезне ихлас күңелемнән Рамазан Гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен иде! Эссе җәйләрдә, озын көннәрдә Аллаһ ризалыгы өчен, җәннәт өмет итеп тоткан уразаларыбыз җәһәннәм утына пәрдә булсын иде! Шушы гамәл-гыйбадәтләребез бәрабәренә Раббыбыз Аллаһ безгә ике дөньяның да һидәятен насыйп итсен! Үзебезне, гаиләләребезне, балаларыбызны, нәселебезне Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре белән сакласын һәм якласын иде!

Ниндидер сәбәпләр белән быел ураза тота алмаган кешеләргә киләсе ел Рамазанын фарыз уразалар тотып уздырырга язсын! Милләтемә хак дин-ислам юлларына чыгып, Аллаһ кушканча яшәргә насыйп итсен! Раббым, милләтемә бәхет бир, аны хәвеф-хәтәрләрдән сакла, адашу-саташулардан сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, башка халыкларга кол булудан сакла, телсез-динсез калудан сакла! Татар халкына үз бәйсез дәүләтендә, иманлы имин тормышта, хәерле бәрәкәтләр белән, бәхет-сәгадәттә яшәргә насыйп булсын, ул моңа лаек! Раббым, халкымның шушы юлларга чыгуында, кяфер коллыгыннан котылуында миңа да сәбәпче булу савапларын бир!
УРАЗА БӘЙРӘМЕ КОТЛЫ БУЛСЫН, ДУСЛАРЫМ!!!

Фәүзия Бәйрәмова

 


В избранное