Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Байрамова 'Ерак Кончыгышта татарлар'



КОЯШ ЧЫГЫШЫНДА ТАТАР ЭЗЛӘРЕ...

Ерак Көнчыгыш...

Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар җирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгез-океаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел...

Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә, "Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал ... (дәвам)

В избранное