Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф. Байрамова 'ЧАТ ТАТАРЛАРЫ'



Сезнең чат татарлары турында ишеткәнегез бармы? Ә менә мин ишетеп кенә калмадым, аларны ерак Себергә барып күрдем дә... Сезнең 1200 еллык татар авылын күргәнегез бармы? Кулында шушы бөек тарихны исбат итә алырлык фәнни һәм рәсми документлары булган татар авылын күргәнегез бармы? Ә менә мин ерак Себергә, Новосибирски өлкәсенә барып, чат татарларының ул борынгы авылларын күрдем, тарихларын өйрәндем, һаман шунда яшәп ятучы милләттәшләрем белән очраштым да... Хәзер шушы вакыйга турыда бар татар дөньясына хәбәр бирәсем килә...

Себер, дигәндә, себер татарлары турында сөйләгәндә, нигәдер, Төмән-Тубыл тирәләрен генә күздә тоталар, ә Омски, Тара, Тәбриз, Ишем-Тамак якларында яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә, Новосибирски өлкәсендә яшәүче татарлар бераз читтәрәк калып килә. Югыйсә, Омски өлкәсенең 66 татар авылында һәм шәһәрләрендә 50 мең милләттәшебез, ә Новосибирски өлкәсенең 20 татар авылында һәм шәһәрләрендә утыз меңнән артык татар яши бит! Һәм, алар, нигездә, себер татарлары, биредә иң борынгы, төп халык. Әле ул себер татарлары үзләре дә фәндә бараба, чат, чулым, эвешле, туралы, тубыллы, төмәнле, курдак, сардак, саргач, утуз һәм башка вак төркемнәргә бүлеп өйрәнелә. Әлбәттә, мин үзем бер халыкны алай тураклап өйрәнү ягында түгел, әмма фән өчен шулай уңайлы булгач, килешергә дә туры килә. Бу бүленеш тел һәм этнографиягә караганда, күбрәк географик бүленешне аңлата кебек, ягъни, галимнәр бу татарларны торган урыннарына карап бүлгәләгәннәр, шулай өйрәнгәннәр.

Минем үземә дә 2011 елның җәендә Новосибирски өлкәсендә яшәүче чат татарлары белән очрашырга, аларның авылларында булырга туры килде. Башта чат татарларының кемлекләре турында бераз мәгълүмат биреп үтим. Казан галимнәре аларны, нигездә, себер татарларының бараба төркеменә кертеп өйрәнәләр, ә менә Себердә яшәүче рус тарихчылары һәм телчеләре чат татарларын аерым мөстәкыйль төркем итеп карыйлар. «В первые века II тыс. н.э. начинается процесс этнического сложения новых групп населения, которые проживают здесь в настоящее время, - дип яза алар. – В Новосибирском Приобье – это чатские татары, в Барабе – барабинские татары, на севере области – южные группы хантов и селькупов.» (Л.П.Чернобай. Малые реки левобережья Оби. – Новосибирск, 2011, стр.75)..... (дәвам)

В избранное