Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

Татарская рассылка

  Все выпуски  

Татарская рассылка 30 июня 2007г


 

Татарская рассылка

    30 июня 2007 г  

Таңбатыр” дәүләтенә рәхим ит!

Халыкара төрки һәм фин-угыр яшьләренең тарихи-экологик һәм рухи сәламәтләндерү лагере быел чираттагы тапкыр 4-12 июль көннәрендә Иске Казанда (Биектау районында) узачак. 2001 елдан башлап һәр ел саен узучы әлеге лагерьда татар гына түгел, башкорт, чуаш, гагауз, саха-якут, карачай, казах, мари, алтай, япон яшьләре дә катнашып килә. Быел узасы лагерьда да төрле канкардәш милләт яшьләре катнашуы көтелә. Бүгенге көндә лагерьның программа-положениесе әзер, оештыру комитеты төзелгән, дип хәбәр итте лагерьның директоры Рамай Юлдашев. Хәзер оештыру, яшьләрне лагерьга җәлеп итү эшләре алып барыла икән.

“Таңбатыр” гадәти лагерь түгел. Аңарда катнашкан һәр кеше гадәттә бер атна эчендә “бер башка югарырак” үсеп кайта. Монда белемеңне артырырга, рухыңны ныгытырга, сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытырга менә дигән шартлар бар. Палаткада, табигать кочагын - таулар арасында, изге чишмә янында һәм Казансу елгасы буенда яшәү экзотикасы үзе ни тора. Төнге учак, милли музыка һәм милли бию, көн саен төрле халык ашлары белән туклану, милли уеннар, борынгыча Сабан туе, Җыен, төрле темаларга конференция-семинарлар, танылган татар кешеләре белән капма-каршы утырып сөйләшү, могжизалар тулы тауларга сәфәр, музейларга сәяхәт һ.б. – болар барысы да яшьләрдә онытылмаслык яхшы тойгылар калдыра.

Безнең Чаллыдан да ел саен мәктәп укучылары, студентлар һәм һөнәр алган яшьләребез лагерьда бик теләп катнашалар. Бер атна эчендә лагерьда дуслашкан-туганлашкан яшьләребез, лагерь хәтирәләрен искә алыр өчен, ел буе бергә очрашып, аралашып яшиләр. Аларның күңелендә бердәмлек ныгый һәм алар үзләрен бер дәүләт, бер цивилизация вәкилләре итеп тоялар.

Мин барлык татар яшьләрен “Таңбатыр” лагеренә чакырам. Катнашу теләге булганнар лагерь турында “Чаллы яшьләре” редакциясенә шалтыратып белешә алалар. Яки турыдан-туры лагерьның директорына мәрәҗәгать итә алалар: 8-902-435-14-65 яки 8-905-377-91-23. Чаллыдагы тел.: 8-960-060-78-50. Лагерьның программасы һәм положениесе белән: www.beznen-yul.narod.ru сайтындагы “Таңбатыр” сәхифәсендә танышырга була. Заявка өчен электрон адрес: ilshar@list.ru Лагерьда катнашу өчен путевка бәясе 700 сум гына.

Рәхим итегез!

Эльмира ШӘРӘФЕТДИНОВА

Историко-экологический, палаточный лагерь тюркской и финно-угорской молодежи "Танбатыр"

Цель лагеря
- сближение и духовное взаимообогащение, установление тесных контактов между народами, проживающих в разных уголках России, стран СНГ и зарубежья;
- воспитание у тюрков и финно-угров национального самосознания, мировоззрения и патриотизма к своему народу и Родине:
- популяризация устных и литературных, музыкальных произведений, самобытного национального искусства и фольклора.

В лагере "Танбатыр" будут принимать участие школьники, студенты, аспиранты, ученые, а также представители общественности (из г.Казани, Республики Татарстан, Российской Федерации, СНГ и зарубежья).
Лагерь будет проходить с 4 по 12 июля 2007 года в месте Иске Казан (Республика Татарстан, Высокогорский район ст. Камаево) в природных условиях.
Проживание будет в палатках, поэтому руководителям делегаций необходимо тщательно подбирать участников для лагеря. С собой взять удобную, теплую, спортивную повседневную и походную одежду. По возможности привести национальные костюмы и флаги, а также национальные музыкальные инструменты.
Стоимость путевки в лагерь - 700 рублей
г. Набережные Челны (8552) 58-79-11
E-mail: beznen_yul@mail.ru сайт: beznen-yul.narod.ru


В блогах можно писать по татарски!

Татарские буквы, отличные от русского кириллического алфавита просматриваются.
Если Вы можете писать на татарском языке, и хотите делиться своими мыслями по самым различным вопросам с другими людьми - вам нужно завести свой блог.
Если в настройках по умолчанию указан шрифт Verdana, то замените его на один из шрифтов который поддерживает просмотр татарских букв.
Вот два примера:
http://byltyr.livejournal.com
http://blogs.mail.ru/bk/tatar-tuy


Сайт Tashlar.narod.ru недавно открыл свою рассылку - http://subscribe.ru/catalog/history.tashlar . Интересующихся татарской историей приглашаем подписаться. Материалы рассылки Tashlar.narod.ru будут отличаться от Татарской рассылки.


Сайты на которых установлена форма подписки на на "Татарскую рассылку" :
TATARICA - сайт рассылки
Сайт знакомств "Юлдаш"
Xacitarxan - Астраханские татары
Башкортстан татарлары
"Кардэшлек" - Ассоциация учащихся из Татарстана в РУДН
Ырбишча авылы (Рыбушкино)
Ателье татарской и мусульманской одежды "LuiZa"

Форум
Старый архив "Татарской рассылки"
Домашняя страница "Татарской рассылки"

    Былтыр, tatar-bashkort@narod.ru

2003-2007, "Татарская рассылка"
 

В избранное