Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека N 28




Разиль Валиев

БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧЛАР (1962—1968)

(шигырьләр) * * *

Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Маҗарасыз картлыгымны
Бу йөрәгем көтәрме?

Дөнья тулы күзләремнән
Бу юләрлек китәрме?
Зәңгәр дулкын, ап-ак бәхет
Миңа кагылып үтәрме?

Зөһрәләрдән калган серне
Ул соң миңа сүтәрме?
Күлгә төшкән Ай шикелле
Әллә соң тик үртәрме?

Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер яшьлегем җитәрме?..


* * *

Иң беренче төшкән карлар
Иң соңыннан эри, диләр.
Ә мин сиңа яз көнендә килдем,
Карлар эреп беткән чакта.

Иң беренче янган йолдыз
Иң соңыннан сүнә, диләр.
Ә мин сиңа таң атканда килдем,
Йолдызларың сүнгән чакта.

Күп еласаң, бер көләрсең,
Бик күп көлмә, бер еларсың, диләр.
Мин боларның кайсына да
Ышанырга белмим.

Тик онытма шуны:
Бу дөньяга
Көлеп килсәм киләм,
Ләкин елап үлмим.


* * *

Зәңгәр кабырчыклар эзләп килдең.
Табалмагач ташка эндәштең.
Үтенүләр, ялварулар нигә?
Аңлыймыни диңгез күз яшен.

Диңгездә тик зәңгәр сагыш яши.
Бу хаклыкны күптән ачканнар.
Бәхетеңне генә югалтырсың,
Йөрәгемә төшмә, акчарлак.



* * *

Язлар миңа сине китермәде.
Хәбәр бирми үтте җәйләр дә.
Ничәнче ел инде бу йөрәгем
Җир тирәли ялгыз әйләнә.

Бураннардан табармын күк сине
(Юраганга, диләр, юш килә).
Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп
Тәрәзәләр, әнә, төш күрә.


Минем әти

Дустым көндәлегеннән

Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде...

Иптәшләрем
Чал сакаллы әтиләренең
Үткәннәрен
Әрни-әрни сөйләгәндә,
Мин
Кабер ташлары белән сөйләшәм.
Кеше гомере —
Тулы бер ел:
Язы була,
Җәе, көзе, кышы.
Тагын бер кат
Язлар күрү уе белән янып,
Иске ел үлә.
Минем әти һаман яз аенда!
Минем әти һаман кырык биштә!
Минем әти мәңге кырык биштә!

Минем әти...
Тапталып үлде...
Тимер кыршау кидергәндә...
Тарих тәгәрмәченә...
Минем әти!..


Илле яшь тутырган абыйлар

Гасырга унҗиде яшь тулган...
Давыллы карт Идел буенда.
Әтиләр канында сабыйлар...
Уемда, уемда, уемда.

Гасырга өч дистә кагылган —
Дошманнар зур Идел төбендә.
Буразна башында малайлар...
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.

Гасырга кырык бер яшь тулган...
Кичләрен ал Идел буенда
Кул болгый тузгыган толымнар...
Уемда, уемда, уемда...

Гасырга кырык биш яшь тулган...
Мең кояш шат Идел күзендә.
Елаусыз, көлүсез минут юк
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.

Гасырның чәченә чал кунган...
Яшь Идел, сыйсаңчы куенга.
Илле яшь тутырган абыйлар
Уемда, уемда, уемда.


Гашыйк булгач

Бер тамчы су — төссез.
Бер бүлмә һава — төссез.
Океан — зәңгәр.
Күк тә зәңгәр.
Кайчандыр бу күзләр төссез иде...
Хәзер — зәңгәр!


* * *

Аны миннән көннәр генә алды.
Йөрәк каргый хәзер елларын.
Сагынганда инде элеккечә
Ызаннарга ятып еламыйм.

Ләкин әле җитәкләшеп йөргән
Урман сукмакларын юксынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгардыр сыман.


* * *

Җилләрне син күп күргәнсең, дисең.
Сөелгәнсең, дисең, сөйгәнсең.
Сөенечтәнме, көенечтәнме икән
Керфекләрең юган күз яшең?

Алдый алмыйм,
Диңгез диңгез инде, —
Җилләр күрсә,
Диңгез теле белән сөйләшә.
Бу дөньяда яшәү нигә кирәк,
Җилләр миндә дулкын күрмәсә?

Ә син миңа Одиссейны җиңгән
Соңгы давыл булып кил әйдә!
Тик башкалар күрмәсеннәр, яме,
Кешеләргә:
— Әнә бит ул
Минем арттан болытларга менде, диеп,
Яшен теле белән сөйләмә.


Ал чәчәк

Чәчәкләр аланында йөрдем.
Күпме ак чәчәкләр — саф чәчәкләр.
Зәңгәрләре күпме, сарылары.
Тик ал чәчәк берәү генә...
Такыялар үрдем.
Ак чәчәктә — ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сагышлардыр...
Барын җыеп такыялар үрдем.
Бер ал чәчәк күрдем.
Бер чәчәктән такыя үреп буламыни?
Ал төс белән сары янәшә торамыни?

Чәчәкләр белән исәнләштем.
Йөрәк сорый:
— Ак чәчәктә ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сары сагыш,
Ә ал чәчәк нигә ал икән?
Беләсе иде.
Кулларыма алып
Оялчан таҗын,
Таҗы эчендә нәрсә барын
Күрәсе иде.

Чәчәкләр белән саубуллаштым.
Ал чәчәкне үзем белән алдым.

Чәчәкләр белән тагын исәнләштем.
Ал чәчәкне кабат алып килдем.
Кичерегез мине, чәчәкләр!
Инде хәзер
Аның нигә ал икәнен белдем.
Кичерегез!
Ул бит миңа
Нигә ал икәнен сөйләде.
Кичерегез!
Минем
Бөресе дә ачылмаган бер чәчәкнең
Таҗын күрәсем,
Төсен беләсем килә.
Кичерегез!!


Миләүшәләр бәхет өләшә

Елгаларның бозы елаган чак.
Кушылып үксер идем, көлмәсәң.
Сөйли халык:
— Язга күкрәк ачып,
Миләүшәләр бәхет өләшә.

Елгаларга кушылып елаган чак.
Ташкын булыр идем, теләсәң.
Сөйли халык:
— Ашык, тизрәк, ашык —
Миләүшәләр бәхет өләшә.

Ташкын булып ашып ташыган чак.
Болыныңа киләм, сүнмәсәң.
Сөйли халык:
— Менә шушында, дип,
Миләүшәләр бәхет өләшә.

Болын күкрәгендә сары чәчәк.
Елар идеммени, көлмәсәң.
Соңлаганмын, җилләр килеп киткән...
Миләүшәләр бәхет өләшкән...


Саубуллашыр өчен баргач...

Саубуллашмый киткән идем синнән,
"Хуш мәңгегә" сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.

Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән...


Икебез дә алдадык...

Чәчәк өзеп бирдең.
Бу — мәхәббәт, дидең.
Сукыр идем.
Тымызык күлгә алып кереп,
Бу — зур диңгез, теләгәнчә йөз, дидең.
Сукыр идем.
Мин төсләрнең санын белми идем:
Барысы шушы, диеп,
Җидесен дә бирдең.
Мин дә юмарт идем.
Ә син
Кыргый җимешләрдән бик тиз туйдың.
Яр буеннан икебезгә
Зур алмалар алып керим диеп,
Алдап китеп бардың.
Ә мин сиңа җавап итеп:
— Сине сөймәдем дә һәм сөймим дә, — дип
Алдап калдым.
Төсләрне мин
Тагын аера белмим инде.
Салават күперен
Кояш тагын йөрәгенә яшерде.


Вазада яз

Ачы буран...
Егетенең кочагына сеңгән
Капрон оеклы кыз яз көтә.
Бөреләрен учларында сузып,
Яшь каеннар, карт имәннәр көтә.
Бозларыннан иңрәп,
Мәңге кыз елгалар көтә.
Ак болытлар,
Беренче кат күкрәп,
Шашып елау көтә,
Сөю көтә.

Ә вазада инде күптән яз.
Куллар кулны эзли, күзләр — күзне,
Ә аяклар —
Карда калган ялгыз эзләрне.
Ә йөрәкләр күптән йөрәк эзли,
Иреннәрдә пышылдаган сорау
Иреннәрдән эзли сүзләрне.
Ачы буран...
Ә вазада инде күптән яз.


Гармун уйныйсың

Гармун уйныйсың...
Синең кулларда күпме кояшлар,
Йолдызлар,
Диңгезләр,
Давыллар.
Ә мин дөньяга гашыйк.
Гармун телләренә басып
Өскә менә,
Аска төшә,
Йөгереп китә,
Туктый йөрәгем.

Кинәт...
Бармакларың алдың йөрәгемнән...
Нигә тындың?
Кояшларда,
Йолдызларда,
Диңгезләрдә
Давыл тынды...
Ә мин шау дөньяга гашыйк.
Тукта!..
Чү!..
Йөрәгем кояшлар янында
Адашып калган.
Ә син гармун уйный идең.


* * *

Кыш бабайның һәрбер кызы
Яз була, дип өйрәттеләр.
Мин кызларның
Унҗидесен күрдем:
Әй, усаллар инде,
Йөрәгеңне күрсәт, диләр.
Унсигезенчесе,
Яздан хәбәр биреп,
Керфекләргә кояш тамчылары тезде.
Ә, югыйсә,
Эндәшмәде дә бит үзе.





Яңа әсәрләр:

08.08.08
  • Разиль Валиев. Беренче карлыгачлар (1962—1968) (шигырьләр)
  • Разиль Валиев. Зәңгәр кабырчыклар (1968—1971) (шигырьләр)
  • Разиль Валиев. Яшен тамыры (1971—1977) (шигырьләр)
  • Разиль Валиев. Ядкарь (1977—1987) (шигырьләр)

  • 07.08.08
  • Рауль Мир-Хайдаров. Не забывайте нас... (Повесть)
  • Рауль Мир-Хайдаров. Седовласый с розой в петлице (Повесть)
  • Рауль Мир-Хайдаров. Горький напиток счастья (Повесть)

  • 06.08.08
  • Галимҗан Гыйльманов. Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Галимҗан Гыйльманов. Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Галимҗан Гыйльманов. Хак (Бәян)

  • 05.08.08
  • Мэн-да Бэй-лу. Полное описание монголо-татар
  • Валерий Бушаков. Этноним «татар» во времени и пространстве
  • Ильяс Мустакимов. Очерк истории этнонима «татар» в Волго-Уральском регионе

  • 04.08.08
  • Галимҗан Гыйльманов. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Балта остасы (Новелла)
  • Галимҗан Гыйльманов. Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Ана сүзе (Хикәя)

  • 03.08.08
  • Галимҗан Гыйльманов. Артист (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. 1 нче июнь (Новелла)
  • Галимҗан Гыйльманов. Авылдаш (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Алтын кыйссасы (Хикәя)




  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 28, 08.08.08 г.


    В избранное