Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Бэйрэмова: БАТЫРША ЯВЫ


Фәүзия Бәйрәмова БАТЫРША ЯВЫ Татар халкының иң зур фаҗигасе 1552 елда – Казан урыслар тарафыннан яулап алынгач башлана...
Ничә гасырлар буе гөрләп яшәп яткан татар дәүләте, татар иле юкка чыгарыла...

Шәһәрләр талана, авыллар туздырыла, кешеләр юк ителә...

Татар ханнары үтерелә, гаскәр кырыла, казна туздырыла...


Дәүләт белән бергә, милли тормыш та чәлпәрәмә килә - мәчет-мәдрәсәләр җимертелә, изге китаплар утка ягыла, матди һәм рухи байлык талана, милләт мирассыз һәм тамырсыз калдырыла...


Меңәр еллар буе шанлы дәүләтләр тоткан, иксез-чиксез ил-җирләр биләгән, зур гыйлемгә һәм байлыкка ия булган, бөек мәдәнияте белән дөньяны таң калдырган татар халкы бер мизгелдә илсез һәм җирсез. өйсез-дәүләтсез, хокуксыз бер кол хәлендә торып кала...
  Дәвам

В избранное