Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Байрамова: Гамил Афзал турында


 Ф.Бәйрәмова

“ТАТАР ИКӘНЕМНЕ ОНЫТМАДЫМ...”

(Гамил Афзалның иҗатында сөрген темасы)


Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмады, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табарга мөмкин түгел. Әмма шигъриятендә, бигрәк тә соңгы еллар иҗатында Гамил Афзал сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. Югыйсә, аның әти-әнисе белән сөргенгә сөрелүе турында озак еллар буе бик азлар гына белде, Гамил Афзалның үз куллары белән язылган автобиографияләрендә дә әтисенең гаилә белән авылдан Магнитогорскига эшкә күчеп китүе тасвирланды. Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы бер сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомерлек гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган... (дәвам)

Фикерләрегезне языгыз


В избранное