Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: СОРГЕНГЭ СЭРЕЛГЭН ТАТАРЛАР...


Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


СӨРГЕНГӘ СӨРЕЛГӘН ТАТАРЛАР...
(Утызынчы елларда Магнитогорскига сөрелгән татар зыялылары)

Узган гасырның утызынчы елларында Магнитгорскига сөрелгән татарларның төгәл санын беркем дә белми, төрле чыганаклар Татарстаннан йөз меңгә якын кеше, ә Идел-Уралдан тагы шуның кадәр сөрелүче булганлын хәбәр итә. “Кулак, мулла, советка каршы элемент” дип Идел-Урал төбәкләреннән Магнитогорскига сөргенгә сөрелүчеләрнең абсалют күпчелеге татарлар булган, бу сан 60 мең белән 100 мең арасында. Шунысын да онытмаска кирәк, Магнитогорски сөргене – империя тарихында беренче тапкыр гаепле дип тапканнарны бөтен гаиләләре белән җәзалау, гаилә белән сөрелү күренеше ул. Кырыгынчы елларда бу хәлне “депортация” дип атаячаклар, Кавказда – чечен-ингушлар, карачай-балкарлар, Кырымда – татарлар һәм башка аз санлы милләт вәкилләре шушы җәзага дучар ителер. Ә Идел-Урал татарларын өлешчә депортацияләү, бөтен гаиләләре белән сөргенгә сөрү Сталин тарафыннан утызынчы елларда ук тормышка ашырыла, канлы террорның генераль репетициясе безнең милләт өстендә уздырыла... (дәвам)

Мәкалә адресы: http://mtss.ru/?page=/f_bajram/sorgenga-t

МТСС форумда


В избранное