Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека Выпуск от 26/02/2007




Габдрахман Әпсәләмов

ЗӘҢГӘР КЫЯ

(Чын әкият туганда)
Мостафа Шаһиморатов Зәңгәр кыя турындагы гаҗәеп әкиятен сөйләп бетерә алмады. Аны ашыгыч рәвештә командир янына чакырып алдылар. Ә төнлә, көймәләргә утырып, Зәңгәр кыяга десант булып төшәр өчен, үзләре диңгезгә чыгып киттеләр. Бик озак бардылар алар. Башта һава тын иде, бераздан көчле җил чыкты. Тирә-якта авыр дулкыннар айкала. Көймәләргә су тула. Сугышчылар тәмам хәлдән тайдылар, суга чыланып беттеләр, җил үзәккә үтеп исә.
Мостафа алгы көймәнең борынында аягүрә басып бара иде. Җил аның маскхалатын күпертә, дулкыннар аның йөзенә тозлы тамчыларын сибә.
Көймә кыяга якынлашкан саен, Мостафаның күңелендә ярсуы көчәя барды. Кара күзләрендә сугышка керер алдыннан гына туа торган нәфрәтле очкыннар кабынды. Ул муенына асылган автоматның салкын прикладын катырак кысты.
Мостафа үзенең кайгысын берәүгә дә сөйләгәне юк иде әле. Уртаклашылмаган кайгы, эчкә бикләнгән хәсрәт аеруча авыр, аеруча газаплы була. Кайчагында Мостафа, йөрәге әрнүгә түзә алмыйча, шашар хәлгә җитә торган иде.
Сталинград каласының Иделгә төшә торган баскычы янында немецлар аның кече яшьтән сөеп йөргән кызын — Гөлбәдәрне атканнар. Кайчандыр бәхетләреннән кая басканын да белмәгән ике яшь көлешә-көлешә менгән таш баскычка Гөлбәдәрнең кайнар каны аккан.
Бу коточкыч хәбәрне алгач, Мостафа берүзе тауларга чыгып китте. Биек тау башына менгәч, автоматын үбә-үбә, дошманнардан үч алырга ант итте. Шуннан соң ул ничәмә-ничә сугышларда булды. Уннарча фашистны юк итте. Тик йөрәк ярсуы һаман басылмый. Йокларга ятса — төшендә, күзен йомса күз алдында Гөлбәдәре булды. Гүя ул, кайнар сулыш белән: «Мостафа, җаным, хуш! Минем канымны җирдә калдырма, үч ал!» — дип пышылдый иде.
Дулкыннар тагын да көчлерәк айкала башлады, көймә бер түбән төшә, бер югары күтәрелә иде.
Көймә төбенә чүгәләгән Вадим Орлов, Мостафаның чалбар балагыннан тартып:
— Утыр, туган, егылырсың,— диде.
— Юк, йөрәгем түзми, Вадим. Ташбака кебек әкрен барабыз,— диде Мостафа, үзе һаман басып тора бирде.
— Коточкыч давыл,— диде Таһир.
— Давыл булуы яхшы әле,— диде Вадим, көчле җилдән буыла-буыла.— Югыйсә кыяга килә алмас идек. Немец аны бик нык саклый. Бу кыя — Баренц диңгезенең капкасы.
Туганнан бирле диңгез күрмәгән Таһир Гайнуллинга Вадимның бу сүзләре бик аз тәэсир итте. Ул — коры җир кешесе, коры җирдә үзен тамырланган кебек хис итә. Аңа анда һич куркыныч түгел. Ә диңгездә... карасу-яшел дулкыннар шаулый, көймә бер йомычка кебек чайкала. Куркыныч!..
Кинәт, бөтен диңгез өстен хыялый бер нурга күмеп, төньяк балкышы кабынды. Әйләнә-тирә яп-якты булып китте. Гай-нуллин, башын күтәреп, күккә карады. Балкыш киртләч-киртләч якты кыяга охшаган иде.
— Вадим, кара әле, нинди матур көмеш таулар,— дип, Гайнуллин әйтергә дә өлгермәде, көмеш кыялар, агымсу дулкыннары кебек, бер якка агыла башладылар. Озакламый ул ургылып аккан Иделгә охшап калды. Тик бу күренеш тә озакка бармады. Нәфис нурлар нәкъ түбә турысында бер ноктага җыелдылар. Аннары шул ноктадан, очлары киңәя барган зәңгәрсу тасмалар шикелле, тирә-якка таралып та киттеләр.
— Көмеш гөмбәз! — дип сокланды Гайнуллин. Ул арада балкыш, салават күпере төсләренә кереп, югарыдан түбәнгә сузылган аллы-гөлле пәрдә кебек тирбәлеп тора башлады.
— Кыя күренә, кыя! — дип кычкырды Мостафа.
Гайнуллин, күзләрен балкыштан алып, алга төбәде. Кыяны күрү белән аның йөрәгендә өмет чаткысы кабынды. Ул Мостафаның иртән сөйли башлаган әкиятенә ышанмаган булса да, бу минутта аңа Зәңгәр кыяда, чыннан да, Мостафа сөйләгән Гөлбәдәр бардыр, ул Гөлбәдәр башка берәү дә булмыйча, Таһирның үз сөйгәне Гөлбәдәрдер, ул, чыннан да, Мостафа сөйләгәнчә, үзенең зәңгәр шәлен яндырып, батыр егетләргә юл күрсәтә торгандыр шикелле тоела башлады.
Ул арада төньяк балкышы сүнеп китте. Аның белән бергә Зәңгәр кыя да караңгылык эчендә югалды. Дулкыннар элеккедән дә дәһшәтлерәк шаулый башладылар. Ләкин Таһирның күңелендә туган ышаныч, якты өмет сүнмәде. Тик йөрәге генә чиксез сагынудан кысыла иде. Менә дүртенче ел инде ул туган якларыннан читтә, әллә кайларда, сугышка кадәр төшенә дә кермәгән җирләрдә сугышып йөри. Ә сөйгән Гөлбәдәре илендә калды. «Таһир, күз нурым, тизрәк кайт инде...» — дип, Гөлбәдәр хатлар яза. Кызның өзелеп язган хатларын укыган саен, салмак табигатьле Таһир ашкынып китә. Йөрәге хәрәкәткә сусап тибәргә тотына, «тизрәк башлансын иде!» дип, эченнән һөҗүмне ашыктыра иде.
Менә хәзер алар һөҗүмгә баралар. Зәңгәр кыяны алу — изге туфрагыбызны азат итеп, Ватанга кайтару белән бергә, Таһир өчен, Гөлбәдәр өчен кавышу көннәренең якынаюы да дигән сүз бит. Ә Мостафа өчен...
Төньяк балкышы сүнеп, бик аз гына вакыт үтүгә, һава яңадан яп-якты булып китте. Бу инде немец ракеталарының нурсыз, үле яктысы иде. Шуның белән бергә кыяның бөтен почмакларыннан көчле ут бөркелә башлады. Тирә-як сызгыру, үкерү, шартлау, гөрселдәү тавышлары белән тулды.
— Күрделәр, каһәрләр! Тотындылар! — диде Мостафа, эченнән генә. Көймәнең борынына утырган пулеметчы егет немец ут нокталарының берсенә каратып ут ачты. Ул арада әллә кайдан, кыя артыннан атылган немец миналары диңгез өстендә ярыла башлады.
— Йокламагыз, тизрәк ишегез! — дип ашыктырды Мостафа иптәшләрен.— Әнә уңгарак, тегендәрәк тотыгыз!
Мостафа кыядан күзләрен алмады. Ракеталар яктысында кыяга бәрелеп чәлпәрәмә килгән мәһабәт дулкыннар, дулкын өстендә кайнаган ак күбекләр ап-ачык булып күренә иде.
Кемдер ачы итеп кычкырып җибәрде, кемдер сүгенә башлады. Ләкин бу зәгыйфь тавышлар көчле атыш гөрселдәве арасында югалып кала иделәр, тик:
— А-а-а! — дигән бер аваз гына ачык булып яңгырады.
Ракеталар сүнеп, тирә-як караңгыга чумуга, кыядан, көймәләрдән, ачык диңгездә туктаган катерлардан, аҗаган утлары кебек булып, пулемет, автомат утлары күренә башлады. Тагын ракеталар кабынды. Алар сүнүгә, тагын атыш ялкыннары күренде.
Көймә белән яр янына ук барып җитәргә мөмкин түгел
иде.
— Суга сикерергә! — дип кычкырды Мостафа. Үзе беренче булып салкын суга сикерде. Аның артыннан башка сугышчылар да диңгезгә ташландылар.
Су боздай салкын, билдән югары иде. Дулкыннар, сугышчыларны эләктереп алып, гүя ташка бәреп юк итәргә теләгәндәй, ярга ыргылалар. Ләкин дулкыннар никадәр генә көчле булмасын, кеше алардан да көчлерәк икән. Сугышчылар, әкияттәге Черномор баһадир кебек, дулкын эченнән ярга таба баралар.
— Югарыга үрмәләгез! Тоткарланмагыз! — дигән команда тавышлары туктаусыз ишетелеп тора. Ләкин кыя бик текә, ташлар шома, өсте пыяладай юка боз белән капланган иде. Егетләр бер-ике метр үрмәлиләр дә яңадан шуып төшәләр.
— Зәңгәр кыя өчен! Зәңгәр кыя өчен!..
— Ни карыйсың, бас минем җилкәмә! — дип кычкырды Таһир. Ул дулкыннан яртылаш чыккан гәүдәсе белән кыяга сөялгән. Мостафа аның җилкәсенә басты да, югары үрмәләр өчен, кыяны капшап, ярык эзли башлады. Ул арада көчле дулкын килеп Таһирны башыннан ук күмеп китте. Егет чәчәде, ләкин урыныннан кузгалмады.
Мостафа таш араларындагы ярыкларга тотына-тотына югары үрмәләде. Бераздан ярыйсы җайлы урынга басып алып, түбәнгә озын бау ташлады. Шул бау буенча элек Таһир, аннары Вадим менделәр. Алексеев дигән сугышчы үрмәли башлагач, боларны күреп алдылар, ахрысы, әллә кайдан гына немец пулеметы кыяны ялап-ялап ала башладылар. Бау өзелде, Алексеев ундүрт-унбишләп метр югарыдан дулкыннар арасындагы үткер ташлар өстенә очты.
Мостафа, тамагына килеп тыгылган ярсуын басып, бертуктаусыз чыжлап торган пулялардан саклана-саклана, тар кәрниз буенча алга шуышты. Кәрнизнең киңлеге бары утыз-кырык сантиметр гына. Аска карасаң — кыяның төбе, өскә карасаң башы күренми. Шуның өстенә, кәрниз юка боз белән капланган. Аякка басып түгел, ятып шуышканда да сугышчылар чак кына упкынга очмыйлар иде.
Бервакыт юл башлап менүче Мостафа туктап калды, немецлар югарыдан граната томырырга тотындылар.
— Тиз бул, Мостай,— дип кычкырды Таһир.
Бу вакытта Мостафа, тешләрен кысып, тар кәрнизгә куелган немец минасын алып азаплана иде. Ничек ул шартламый калгандыр да, үткер ташларга тырналып, туңып беткән куллары кыл кебек нечкә тимерчыбыкларны ничек сизеп алгандыр — анысын Мостафа үзе генә белә. Бармакларына нечкә тимерчыбык эләккәч, Мостафа эсселе-суыклы булып китте. Барысы да бетте шикелле тоелды аңа. Тик озак еллар буе тупланган тәҗрибәсе, салкын канлылыгы аркасында гына ул үзен дә, иптәшләрен дә коткарып калды.
Аннары ул икенчесен, өченчесен — барлыгы унлап минаны зарарсыз л ан д ырд ы.
Кинәт югарыдан тагын граната ташладылар. Мостафадан ике-өч метр алда кызыл ялкын ургылды. Егетнең күз аллары караңгыланды. Ул түбәнгә таба шуып китте дә упкын кырыенда гына эләгеп калды, актык секундта аның куллары үткер кырлы ташка ябыштылар, әмма аяклары, терәлер урын тапмыйча, асылынып калды.
Мостафа тиз генә югары күтәрел мәкче булды, ләкин күтәрелә алмады. Гранаталар, патроннар таккан авыр гәүдәсе аны түбәнгә, упкын төбенә тарта иде. Куллары көчсезләнүен тойды, берничә секундтан ул Алексеев кебек упкын төбенә очачак...
Үлем Мостафаның бугазына ук ябышкан иде. Шул чакта егетнең күз алдына Гөлбәдәре килеп басты. Ул моңсу да, бераз борчулы да күзләре белән Мостафага карый. «Мостафа, бәгърем, егет бул, бирешмә! Син бит минем өчен үч алып бетермәдең әле. Зәңгәр кыя дошман кулында...»—дигән кебек тоела. Нәм егеткә гүя көч өстәлгәндәй була, йомшарган беләкләренә көч керә. Ул, ияген кыя читенә терәп, кулларын әзрәк ял иттерә дә, югары күтәрелеп, кыя кырыена күкрәге белән ята, аннары, тагын чак кына ял итеп, бөтен гәүдәсен кәрнизгә мендерә.
— Юк, бирешмим, Гөлбәдәр, бирешмим! — ди ул.— Зәңгәр кыяны алыр өчен мин күккә дә менәчәкмен.
Мостафа яңадан югарыга таба үрмәли башлый.
Шулай бик кыенлык белән күтәрелә торгач, кыяның түбәсе дә күренә башлый. Шул чагында дошман пулясы Мостафа артыннан менүче Таһирның иңбашын яралады. Таһир егылып китмәс өчен кыяга ныграк сыенды.
— Алга, алга, туган! — дип кычкырды аның артыннан шуышып килгән Вадим.
— Булмый,— диде Таһир, ыңгырашып.— Шуыша алмыйм.
— Яраландыңмы әллә?
— Әйе.
Ә Мостафа тау башына менеп җитте, ахрысы. Аның «ура» кычкырганы, аннары граната шартлаган тавыш ишетелде.
— Вадим, миннән булмый инде. Ичмасам, син бар. Йә минем өстемнән үт, йә төртеп төшер,— диде Таһир.
— Ахмакланма! Әйдә шуыш, мин сиңа булышам.
— Булмый ич.
— Булыр, тырышып кара. Без Зәңгәр кыяга менәбез ич! Кинәт яктырып киткән яшен яктысында, бик аз вакыт
эчендә, күп нәрсәләр берьюлы күренеп калалар бит. Таһир да гомеренең шушы иң читен бер минутында Мостафаның Зәңгәр кыя турындагы сөйләп бетермәгән әкиятен хәтерләп алды, аның асыл мәгънәсенә төшенде.
— ...Тор, якташ. Зәңгәр кыяны чыгып карыйк,— дигән иде беркөнне Мостафа. Таһир ул чакта Рыбачийга яңа килгән иде, Зәңгәр кыя турында бернәрсә дә белми иде әле.
Алар тышка чыктылар. Диңгез уртасында, бик еракта, җиңелчә зәңгәр томанга уралган, күксел пыяладан эшләнгән сыман бер гаҗәеп кыя күренә иде.
— Әнә ул,— диде Шаһиморатов, кулы белән ишарәләп. Аның тавышы акрыная төште: — Мин анда бер тапкыр булдым инде. Тагын барырга җыенам.
— Матур! — дип пышылдады Гайнуллин, сокланып. Диңгез уртасында зәңгәр томанга уралган кыя иртәнге кояшның беренче нурлары яктысында, чыннан да, соклангыч матур иде.
—∙ Анда немецлар! — диде Шаһиморатов. Аның кашлары ачудан җыерылды, чигәсендәге яра эзенә кан йөгерде.
— Немецлар?! — дип кайтарып сорады Таһир. Шушындый матур кыяда немецларның булуы гайре табигый бернәрсә булып тоеды. Шаһиморатов та берничә секунд эндәшмәде. Аннары, Гайнуллинның иңнәреннән тотып:
— Әйбәтләп кара, туган, бу кыяга. Ашаганда-эчкәндә, ят-канда-торганда күз алдыңнан китмәсен. Ул кыяны без азат итәргә тиешбез! Анда, безне көтеп, Гөлбәдәр матур канлы яшь түгә. Аның хәсрәтле матурлыгыннан шулай нурланган ул кыя, шәленең зәңгәрлегеннән шулай зәңгәрләнгән,— диде.
Таһир, гаҗәпләнеп, күзләрен Мостафага төбәде.
— Нинди Гөлбәдәр ул? Нинди зәңгәр шәл? — дип сорады. Әллә егетне тагын да ымсындыру өченме, әллә чыннан да
вакыты таргамы, Мостафа Гөлбәдәр турында бу юлы сөйләмәде, Гайнуллинны аптыраш: эчендә калдырып китеп барды.
Таһир берүзе калгач яңадан кыя ягына күз ташлады, ләкин бернәрсә күрмәде. Кояш болытлар астына качкан, диңгез ягыннан сарылып килгән томан кыяны каплаган иде. Таһирга ничектер күңелсез булып китте. Әйләнә-тирәдә гел таш та таш. Шуңа күрәмедер ул, бөтенләй туфраксыз җирдә ике таш арасында үскән кечкенә генә каен күзгә чалынгач, аның янында туктамыйча булдыра алмады. «Кара син аны, монда да агач үсә икән!» —дип куйды. Егетнең күз алдына кинәт еракта калган сөйгән кызы Гөлбәдәр җанлы булып килеп басты. «Бу нинди җен орган ефрейтор булып чыкты соң? — дип уйлады Таһир Мостафа турында.— Минем сөйгән кызымның Гөлбәдәр исемле икәнен кайдан белеп алган? Җитмәсә, аның матурлыгыннан нурланган бу кыя, шәленең зәңгәрлегеннән шулай зәңгәрләнгән, ди».
Күп тә үтмәде, подразделение сугышка хәзерләнә башлады. Сугышчыларны һөҗүм алдыннан була торган эчке дулкынлану, эчке күтәренкелек биләп алды.
Менә шушындый көннәрнең берсендә, иртән-иртүк, Вадим белән Таһир землянкадан чыктылар, биек тауның түбәсендә, җилләр генә сыйпап үтә торган гранит таш өстендә, Мостафа утыра иде. Кояш яңа чыгып килә, һава алсу, ә офык, тавис кошының җәеп җибәргән койрыгы сыман, гүзәл төсләргә бизәлгән. Офык читендә, нур өстенә нур булып, хыялый бер сарай сыман Зәңгәр кыя күтәрелгән. Мостафа күзен шул якка текәгән.
— Әйдә, янына меник,— диде Вадим.
Алар, ташларга тотына-тотына, югары менеп киттеләр. Уйга чумган Мостафа аларның килүен сизмәде. Вадим, аның иңбашына кулын салып:
— Сөйлә, туган, җаныңны нәрсә борчый. Без синең янда булачакбыз,— диде.
Мостафа елмайды, сөйли башлады.
— Дусларым,— диде ул,— озакламый без Зәңгәр кыяга барачакбыз. Бу юлы без аны алырга тиешбез. Әлбәттә, кыен булачак. Тыңлагыз, мин сезгә бер әкият сөйлим.
...Шулай. Сугыш алдыннан Идел буенда Гөлбәдәр исемле бик матур бер кыз яшәгән...
«Тагын Идел, тагын Гөлбәдәр?.. Әллә минем ныклыкны сыныймы? Сынасын! Моңа хәтле йөзгә кызыллык китергән юк иде, моннан соң да китермәбез, шәт»,— дип уйлады Гай-нуллин.
Мостафа Таһирның шикләнүен сизмәде, әллә сизеп тә белмәмешкә салындымы, бу турыда ләм-мим димичә, сүзен дәвам итте:
— Шундый матур булган ул кыз, айга менгән Зөһрә сылу да аның кебек матур булмагандыр.
Гөлбәдәр бер егетне сөйгән. Көзен, егет армиядән кайткач, туй ясарга җыенганнар болар. Егет армиягә киткән чагында кызга зәңгәр шәл бүләк иткән. Һәр көн сызылып таң атканда, зәңгәр шәлен ябынып, Идел буена чыга икән кыз. Чыга да сөйгәнен сагынып җырлый икән. Шулай тыныч кына гомер иткәндә, бер дә бер көнне сугыш башлана. Кара болыт арасыннан унике башлы дию килеп чыга да Гөлбәдәр сылуны, һавага күтәреп, каядыр алып китә. Моны ишеткәч, егет бик кайгыра, аштан-судан кала. Үзе кебек батыр егетләрне җыя да кызны эзләп юлга чыга. Бик озак эзли ул: эзли-эзли менә шушы дөнья читенә — Рыбачийга килеп чыга. Караса — диңгез, диңгез уртасында — Зәңгәр кыя.
— Гөлбәдәр шунда! Аның зәңгәр шәле генә бу кыяны шундый зәңгәр итә ала,— дип кычкыра егет иптәшләренә. Иптәшләре ышанырга да, ышанмаска да белмиләр.
Төн була. Зәңгәр кыя караңгылык эчендә югала. Егет, бик моңаеп, таш өстендә утыра икән.
— Гөлбәдәр, әгәр син, чыннан да, анда булсаң, хәбәр бир. Без сине коткарырбыз,— ди ул эченнән.
Гөлбәдәр моны күңеле белән сизеп ала димме, зәңгәр шәленең бер читен ерта да ут төртеп һавага чөя. Күктә аллы-гөлле нурлар кабына: салават күпере төсенә кереп төньяк балкышы уйный башлый. Егет моны күрә дә, урыныннан сикереп торып, иптәшләренә:
— Көймәләргә утырыгыз! Диңгезгә чыгабыз! — дип кычкыра. Алар диңгезгә чыгып китәләр...

* * *

Яралы Таһир, кайнар канын бозлы ташларга тамыза-тамы-за, шушы әкиятне күз алдына китереп, баш: әйләндергеч тар кәрниз буйлап һаман югары үрмәләде. Вадим аңа ярдәм итте.
Бу вакытта Мостафа ташны чокып казылган немец тран-шеясына сикерде. Аның артыннан кыяга менеп өлгергән бүтән сугышчылар да немец казематларына бәреп керделәр. «Гөлбәдәр өчен!» — дип кычкырды Шаһиморатов, автоматыннан ата-ата.
Граната кыйпылчыклары Мостафаны ике тапкыр яралады, ләкин чиксез ярсыган егет яраларын бөтенләй диярлек сизми иде, ул шабыр тиргә баткан, тәне мунча кергән шикелле кызышкан, киемнәре ертылып, өзгәләнеп беткән. Йөзе корымга, туфракка буялган иде.
Таң беленә башлаганда, кыяны нигезенә кадәр тетрәтеп, ике җирдә бик каты шартлау ишетелде. Күрәсең, безнең саперлар немецларның төп казематларын, дотларын тол куеп шартл атты л ар.
Шартлау тынарга да өлгермәде, траншея буйлап бер сугышчының йөгереп килгәне күренде. Ул кулы белән беләген кысып тоткан, бармаклары арасыннан кан тама. Сулышын чак-чак алып:
— Дуслар, ярдәмгә! — дип кычкырды.
— Бир, бәйлим,— дип, Мостафа кесәсеннән бинт чыгарды.
— Соңыннан. Анда егерьләр безнең иптәшләрне чолгап алдылар. Тиз булыгыз!
— Әйдәгез! — диде дә Мостафа, траншея төбендә аунап яткан үле немецлар өстеннән сикерә-сикерә, алга ташланды.
Кинәт пулеметтан очередь бирделәр. Пулялар таш тран-шеяның стеналарына сыздырып үттеләр. Мостафа, артка чигенеп, траншея стенасына сөялде. Биленнән гранатасын суырып алып, траншея борылышына томырды. Шуның артыннан үзе дә алга ташланды. Мостафа борылышны үткәндә, граната ярылудан саңгырауланган немец яңадан пулеметына сузылып азаплана иде. Мостафа автомат түтәсе белән аның түбәсенә кундырды да, туктамыйча, икенче борылышка йөгерде.
— Немецлар бруствер өстенә чыгалар! — дип кычкырды кемдер. Ул арада икенче бер сугышчы, немец пулеметын алып, аны брустверга урнаштырды да табан ялтыратучы фрицларга ут ачты.
Ике ут арасында калган егерьләр, эшләренең өметсез л еген күреп, кулларын күтәрделәр. Ә берсе арттан граната ташларга әзерләнде.
— Сез шулаймыни әле! — дип кычкырды Мостафа һәм автомат чакмасына басты.
Нурланып ал таң сызылганда, кыяда бер генә тере немец та калмаган иде. Аның башында, ялкын сыман очынып, кызыл флаг җилферди. Арыган, ләкин җиңү шатлыгы белән рухланган сугышчылар кыяның иң биек бер җиренә менеп бастылар да алларында җәелеп яткан мәһабәт Баренц диңгезенә карый башладылар. Диңгез һаман дулкынлана, ярсына иде.
— Зәңгәр кыя — безнеке! Ул мәңге безнеке булачак! — диде Шаһиморатен, рухланып. Колачын киң җәеп, кулларын иптәшләренең иңбашына салды.— Ә әкиятем өчен миңа ачуланмагыз, дуслар. Аны мин үз истериямнән алып сөйләдем. Сугышка кадәр минем Гөлбәдәр исемле сөйгән кызым бар иде. Без аның белән Сталинградта яши идек. Фашистлар, Сталинградка җиткәч, Гөлбәдәрне үтергәннәр. Ләкин мин аның үлүенә һич ышана алмыйм. Аны һаман да хыялымда йөртәм. Аның турында җырлар, әкиятләр чыгарам. Менә дошманны җиңеп бетерик тә, мин Гөлбәдәрне табармын шикелле. Дөресме, дуслар?
— Дәрес,— диде Таһир, Аннары елмаеп өстәде: — Белмим, ничек килеп чыккандыр инде, якташ. Минем сөйгәнемнең дә исеме Гөлбәдәр бит.
— Китсәнә!
— Валлаһи!..

1944


Бу атнада:

19.02.07
  • Габдрахман Әпсәләмов. Икенче гомер
  • Габдрахман Әпсәләмов. Абушажман
  • Габдрахман Әпсәләмов. Хәйбулла солдат
  • Габдрахман Әпсәләмов. Зәңгәр кыя
  • Альбина Абсалямова. Алифба
  • Альбина Абсалямова. Дневник Жорж Санд
  • Альбина Абсалямова. Свет неугасимый

  • 17.02.07
  • Гомәр Толымбай. Мужик фәлсәфәсе
  • Гомәр Толымбай. Ослан манаралары
  • Илдар Юзеев. Шигырьләр

  • 15.02.07
  • Равил Фәйзуллин. Шигырьләр

  • 14.02.07
  • Садри Җәләл. Барысы да советски
  • Садри Җәләл. Сәхәрдән соң
  • Садри Җәләл. Бөти

  • 13.02.07
  • Рафаэль Безертинов. Древнетюркское мировоззрение «Тэнгрианство»
  • Рафаэль Безертинов. Тюрко-татарские имена
  • Рафаэль Безертинов. Анатомия паразитизма

  • 12.02.07
  • Фатих Амирхан. Татар кызы
  • Фатих Амирхан. Фәтхулла хәзрәт

  • 11.02.07
  • Мурад Аджи. Европа. Тюрки. Великая Степь.
  • Газиз Гобәйдуллин. Скрипкачы Хөсәен
  • Газиз Гобәйдуллин. Форточкалы кәләпүш

  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 5, 26.02.07 г.


    В избранное