Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека N 37




Галимҗан Гыйльманов

“СЕЗГӘ ХАТЫН-КЫЗ КИРӘКМЕ?”

(Хикәя)

Зиннәтнең урамдагы хатын-кызларга бу кадәр игътибар иткәне юк иде. Бүген генә башка дөньядан кайтып, беренче мәртәбә хатын-кыз күргән кеше кебек, каршысына очраган һәр ачык карашка тутырып, хәтта үз итеп, яратып карап барды. Якындагы бер эскәмиягә барып утыргач та күзәтүен ташламады. Гүя ул кемнедер эзли иде. Кемне эзләгәнен дә белми, ә эзли...

Менә бу кыз аңа ошый. Әллә каян күренеп тора: караттыра да, яраттыра да белә. Тик... Барыбер Зиннәтнеке түгел ул. Зиннәт тә аныкы түгел. Чөнки бу кыз күбрәк курчакка охшаган, Зиннәт исә гомер бакый андый курчаклардан читтәрәк йөрергә тырышты... Ә менә бу ханымның йөзендә сагыш бар. Кайгы-хәсрәт түгел, якты сагыш... Ләкин ул да Зиннәткә пар түгел. Зиннәткә бөтенләй бүтән төрле хатын-кызлар ошый.

Нинди хатын-кызлар ошавы хакында уйлап бетерә алмый калды, Зиннәт каршында, күктән төшкән кебек кенә, бер ханым пәйда булды. Менә шундый, нәкъ шундый мөлаем, әмма моңсурак карашлы, чем кара күзле, кара кашлы, маңгаена төшеп торган “ай чәчле”, түгәрәк иренле, бит очында “бәхет чокырлары” булган хатын-кыз гына аның күңеленә сораусыз-нисез килеп керә ала...

— Сезгә хатын-кыз кирәкме?

Зиннәт утырып торган эскәмиясеннән егылып төшә язды. Чөнки каршында басып торучы кызый, үзенең сәер соравы белән аның бәгыренә килеп кагылды...

— Аңламадым...

— Сезгә хатын-кыз кирәкме?

— Без танышмы әллә?

Кызый кыен хәлдә калды. Ак, чиста йөзенә кызыллык йөгерде. Ул менә-менә елап җибәрер кебек иде. Шулай да, бермәл иреннәрен кысып, нишләргә белмичә торгач, тагын бер мәртәбә шул ук сорауны бирде:

— Сезгә хатын-кыз кирәкме?

Ниһаять, Зиннәтнең зиһененә күңеле артында күптән сагалап торган коточкыч уй барып иреште: бу бит урам хатыны, очраган бер иргә тәнен сатып, шуны кәсепкә әверелдереп яшәүче мәхлук җан!..

Алай дисәң инде... Йөзенә, күзләренә баксаң, киемнәренә, үз-үзен тотышына карасаң, аны бер дә юньсез, шакшы хатын димәссең!.. Ихлас, хәтта сабыйларча самими карашлар, сафлык бөркелеп торган ап-ак чырай, зифа беләкләр, матур, килешле, озын итәкле зәңгәр күлмәк...

Кызый һаман әле күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде. Зиннәт, каушавын җиңеп, елмайгандай итте, бу сәер хәлне көлкегә алырга, көлкегә алган булып, шушы кыен хәлдән чыгарга, язмышының көтелмәгән кискен борылышларыннан тайпылып, котылып калырга теләде. Ләкин хатын-кызлар белән аралашуны, сөйләшүне сагынган, тансыклаган теле бөтенләй бүтәнчә җавап бирде:

— Кирәк...

— Әйдәгез...

Кызый, җавап та көтеп тормыйча, авырсынып кына борылды да китеп барды. Зиннәт, һушын җыеп, тәмам җебеп төшкән күңелен, аннары төрле якка тарала башлаган сынын турайтып, торып басканчы, теге кызыйның озын, киң итәкләре күрше йортлар чатында җилфери иде инде.

Зиннәт аны бик тиз куып тотты. Ләкин кызый белән янәшә барырга кыюлыгы җитмәде, үкчәсенә басып диярлек, бер тотам да калмый артыннан иярде. Күңелендәге сәер халәттән һаман әле аның башы әйләнә, каны кызыша иде. Зиһенендә берничә уй бөтерелә, ә тойгыларының очы-кырые да, исәбе-хисабы да юк иде.

...Соңгы мәртәбә хатын-кыз белән булганына да ярты еллап вакыт узган икән. Өйләнешергә йөргән Сиринәсе белән котырып яшәп алганнар иде. Мәхәббәтләренең чиге-чамасы юк кебек иде. Сиринәсе балага узгач, шул минутта ук бер-берсеннән суындылар. Сиринә үзенең балага узуында Зиннәтне гаепләде, ә Зиннәт Сиринәсенең аборт ясатачагын белеп әрнеде. Сиринә барыбер баласын алдырды, Зиннәтне үзенә якын җибәрми башлады, Зиннәт тә аңа йөрәген тиз катырды, мәхәббәт шаукымыннан бушап калган күңелен эшкә багышлады. Ул бит фәнни-тикшеренү институтында гыйльми эш белән шөгыльләнә, Сиринә дә шунда ук эшли; көн саен күрешеп торсалар да, хәзер алар арасында бер генә уртак хис тә юк...

Кызый ике катлы йортның аулак почмагына кереп поскан кылка ишеккә барып төртелде. Озак кына йозакка ачкыч ярата алмый азапланды. Ул арада Зиннәтнең җилбәзәк күңеленә тагын авыр уйлар ябырылды...

“Нинди кызый бу? Кемнең газиз баласы? Әллә анасымы? Юктыр, ана булу мондый җиңел холыклы кызлар өчен харамдыр... Нигә ул андый? Нәрсә булган? Ни өчен?”

Ныклап уйлап баксаң, Зиннәт үзе дә аңардан артык түгел. “Хатын-кыз кирәкме?” дигәнгә генә шушы хатын-кыз затына ияреп китсен инде!.. Нигә килде ул монда? Ни җитми аңа? Ә бит ул нәкъ менә шушындый мөлаем җаннарны ярата иде. Кем белә, бәлки бу кызый да аның хыялы, аннары сөйгән яры, соңыннан язмышы булырга тиешле булгандыр?

Ә менә ничек килеп чыкты...

Ишек ике якка ачылып китүгә, каршыларында икенче катка күтәрелүче текә баскыч пәйда булды. Зиннәт баскыч очындагы сары ишекне шәйләп өлгергәнче, кызый, кабаланып өскә менеп тә китте. Менеп җитүгә, Зиннәткә таба борылды:

— Шунда торып торыгыз, хәзер чыгам...

Нинди сәер кыз соң бу? “Сез” дип сөйләшә. Бер дә урам кызларына охшамаган... Ниндидер сер бар монда. Зиннәт үз ихтыяры белән гомерендә дә аяк атламас иде бу хәерсез почмакка, әнә шул сер тартып китерде, ахры, аны монда.

Өске ишек шыгырдап ачылуга Зиннәт баскычтан күтәрелә башлады. Аның менеп килүен күреп, кызый кабат эчкә кереп китте, Зиннәт эчке бүлмәгә юлны үзе табарга мәҗбүр булды.

Кызый, эчке күлмәктән генә калып, урын-җир хәстәрләп йөри иде. Шулкадәр тыныч йөри, гүя ул бу эш белән гомере буе шөгыльләнгән...

— Исәнмесез... Керергә буламы? — Нигә кирәк инде бу төчеләнү? Зиннәтнең үз-үзеннән гайрәте чигеп куйды: “Кыланчык!”

— Керегез.

Тагын сүз бетте. Нигә сөйләшеп торырга? Болай да бөтенесе аңлашыла ласа! Эшеңне эшлә дә тизрәк чыгып тай. Шул! Сиңа — җиңеллек, кызыйга — азмы-күпме акча...

— Хәзер үк түлисезме?

— Ә?

— Башта ук түләп куясызмы, дим...

— Нәрсә? Акчамы? — Читтән берәрсе карап торса, Зиннәт аңламаганга салыша, дип уйлар иде, ә ул чынлап та үз хәлен аңлап бетерми иде. Шуңа күрә җавапны да теле белән түгел, күбрәк күңеле белән кайтарды. — Күпме кирәк? Йөз сум җитәме?

— Белмим. Мин... белмим...

— Ничек инде белмисең? Ә мин каян белим ди?! Мин дә белмим...

— Күпме бирә аласыз соң?

— Күпме бар, шулкадәр бирә алам. Менә, йөз сум, менә тагын, тагын... Барысы ике йөз сиксән биш сум була. Җитәме?

— Җитә. Рәхмәт.

— Ни өчен рәхмәт?

— Акча өчен.

— Сәер кызый син... Исемең ничек соң?

— Камилә. Ә сиңа нигә ул?

— Болай гына... Матур исем. Үзең дә матур. Хәтта чибәр...

— Кем беренче ята?

— Белмим... Ятасыңмы соң?

— Ә мин — Зиннәт. Ятыйм, алайса. Тик син карамый тор. Теге якка борыл...

— Зиннәт... Матур исем...

— Нәрсәсе матур инде аның?! Карама диләр бит сиңа!

— Матур...

— Ярый, шулай булсын ди. Мин яттым.

— Зиннәт.

— Әү.

— Мин чишенмичә генә ятам, яме.

— Нигә инде?

— Оялам.

— Ярый, алайса, шулай гына ят.

Алар, янәшә сузылып, бер-берсенә кагылмыйча, хәтта кыймшанмый да, шактый яттылар. Беренче булып Камилә телгә килде.

— Зиннәт, син беркемгә дә охшамагансың. Нигә һаман кагылмыйсың миңа?

— Болай дөрес түгел, Камилә. Кеше яратып сөешергә тиеш. Ә без — акчага... Күңел тартмый, тән тартмый...

— Уйлама ул турыда. Мин бит уйламыйм. Эшеңне генә эшлә. Әйдә... Беләсеңме, безгә җиңел булачак...

— Нигә алай дисең?

— Чөнки... Син миңа ошыйсың...

— Син дә миңа ошыйсың...

— Шулай булгач, әллә нәрсәләр уйлама. Безнең арага рәнҗеш, кимсенү кермәячәк, Зиннәт...

— Әйтмәле минем исемне!.. Әйткән саен якынаясың син миңа. Ә бу — куркыныч...

— Мин курыкмыйм. Мин хәзер бернидән дә курыкмыйм, Зиннәт...

— Камилә...

— Ә...

— Үзең хакында сөйләле. Син кем? Каян? Нигә? Ни өчен? Нигә каршыма килеп бастың? Нигә үзеңә алып кердең?

— Син сорама, мин әйтмим. Әйдә, назла мине... Үзеңнеке ит. Акча хакында оныт, телисеңме, мин аны сиңа кире бирәм. Син миңа ошыйсың, Зиннәт. Минем яратасым килә...

Зиннәтнең дәрте уянды, тәне тулышты, каны кайнады. Ул кайчандыр тәнен калдырып чыгып киткән ирлек гайрәтенең, чынлыкта исә мәхәббәтенең кабат кайтуын тойды. Кочагында сөюгә, назга сусап, татлы ыңгырашып яткан Камилә аның бу мәхәббәтен сулыштан-сулышка, ымнан-ымга, наздан-назга көчәйтә генә иде...

Шулвакыт әллә нәрсә булды. Зиннәтнең колагына чит-ят тавышлар килеп керде. Нидер җимерелде, нидер ауды, егылды...

Сикереп торган Зиннәтне Камилә дә тотып кала алмады. Җәһәт кенә чалбар-күлмәген эләктереп, ул тавыш килгән почмакка таба китте. Ә почмакта иске һәм килбәтсез шкаф тора иде. Зиннәт, үзен-үзе белештермичә, шул шкафның ишеген киереп ачып җибәрде. Аның эченнән тәгәрәп диярлек дүрт-биш яшьләрдәге бер малай килеп чыкты. Күренеп тора: ул әле йокысыннан уянып та өлгермәгән, әллә шуңа, әллә Зиннәт алдында кыенсынып, елар дәрәҗәгә җиткән...

— Улым! Илдар!

Түшәктә утырып калган Камилә тавышына малай да, Зиннәт тә берьюлы борылып карадылар.

— Улың?

Камилә җавап бирүне кирәк тапмады, янына менеп тезләнгән малайның башын күкрәгенә кысып, үзе генә аңларлык итеп сөйләшүендә булды:

— И, улым минем... Курыктыңмы? Әллә йокладыңмы? Ачуланма, яме, әниеңне... Мин бит бераз акча эшләп булмас микән дип кенә... Аңлыйсыңмы шуны?

Малай әнисен аңламый иде. Ул һаман аклануында булды:

— Син ябып куйгач, ятып кына торам дигән идем... Йоклаганмын да киткәнмен... Ачуланма, әнием... Бүтән вакытта йокламам...

— Йә, җитте, балам. Ачуланмыйм бит, күрмисеңмени? Нишләп ачуланыйм ди шундый зур малайны...

— Минем ашыйсым килә, әнием.

— Хәзер, балам, хәзер, урамга чыгып берәр нәрсә алып керәм дә... Менә — акчабыз да бар хәзер...

Шунда Камилә, ә син һаман да мондамыни, дигән кебек Зиннәткә карап алды. Зиннәтнең китәргә уенда да юк. Бер-берсенә елышып утырган ана белән балага карап, бераз шаккатып, телдән калып торганнан соң, ул малай каршына килеп тезләнде, уң кулын сузып:

— Исәнме, Штирлиц?..

— Исәнме...

— Мин — Зиннәт булам. Ә син кем?

— Илдар...

— Ә беләсеңме, мин кем?

— З-з... — Малай Зиннәтнең исемен әйтә белми иде әле.

— Мин синең әтиең булам.

— Юк минем әтием. Әнием генә бар... Менә ул.

— Синең әтиең дә бар. Бар, бар! Мин ул! Белдеңме?

— Юк, син түгел.

— Мин, мин! Ышанмасаң, әнә әниеңнән сора.

Илдар озак көттермәде, шундук чабуыннан тарткалап, әнисен тинтерәтә башлады.

— Әнием! Әнием! Бу абый минем әтиемме?

Камилә чынлап та каушап калды. Тотлыгып, ни дә булса әйтә алмыйча торды. Шулай да, Зиннәт уйлап тапкан уенга җайлы гына кушылып китте.

— Әйе, әтиең... Ул бүген генә кайтты.

— Нигә, алайса, мине шкафка яшердең? Күрми кала идем бит...

Әнисенә үпкәләргә маташкан малайны Зиннәт үз кочагына алды.

— Их сине! Малайлар җебек була димени?! Яле, күз яшьләреңне сөрт; монда кара... Ай-һай, синең күзләрең дә минем күзләр төсле икән... Чәчләрең дә, маңгайларың да минеке...

...Зиннәт урамга чыгып керде. Үзе үк Камиләгә биргән акчага хәтсез ризык юнәтте. Өчәүләп, җәелеп китеп сөйләшмичә генә, тамак ялгап алдылар. Илдар урамга — малайлар белән уйнарга чыгып китте. Икәү генә калдылар.

— Ә хәзер барысын да сөйлә.

— Зиннәт...

— Сөйлә дигәч сөйлә. Мин бит синең ирең булып яшисе кеше. Сөйлә...

— — Нәрсәсен сөйлисең инде аның... Моңа кадәр әниемнең пенсиясенә яшәдек. Быел яз ул якты дөньядан китеп барды. Вак-төяк эшләрдә эшләп йөрдем. Аларыннан да чыгардылар. Барысы да түшәк сорый. Ә мин андый түгел. Бүген мин беренче мәртәбә чыктым. Илдарымның икенче көн инде авызына юньле ризык тигәне юк. Шуңа чыктым. Азрак акча юнәтеп, баламның тамагын туйдырырга уйладым... Ул сабый алдында да оят. Шкафка бикләп, очраган беренче ир белән түшәктә яткан әнисе хакында нәрсәләр генә уйлагандыр инде... Син — беренче кешем. Һәм соңгысы. Сиңа да якын килмәс идем. Мин бит инде өч сәгать йөргән идем ул урамда. Бик әйбәт кешегә охшагансың — шуңа гына килдем. Миңа үз итеп, яратып карадың, рәнҗетмәс әле, дип уйладым... Ялгышмадым...

Зиннәт дәшмәде. Дәшәрлек, сөйләшерлек хәлдә түгел иде шул ул. Ә Камиләнең сүзе бетмәгән икән әле.

— Хәзер барысын да беләсең инде, шуңа күрә китә аласың. Илдар кергәнче китсәң, әйбәтрәк булыр...

Зиннәт аның соңгы әйткәннәрен ишетмәде дә.

— Камилә, нигә бу болай булды соң әле? Нигә без шундый? Ә? Уйлаганың бармы бу хакта?

— Ә син? Син уйлыйсыңмы соң? “Әтиең”, имеш. Син киткәч нәрсә диярмен мин аңа? Шул хакта аз гына булса да уйладыңмы?

— Ә мин китмәячәкмен.

— Нәрсә-ә-ә?

— Үзең әйттең бит, “ул синең әтиең” дидең. Димәк шулай! Балаларны алдарга ярамый... Аннары...

— Нәрсә тагы, Зиннәт? Нәрсә? Нәрсә?

— Син миңа ошыйсың, Камилә. Мин инде сине ярата да башладым бугай...

— Урам хатыннарын яратмыйлар, Зиннәт.

— Син урам хатыны түгел!

— Их, Зиннәт... Нәрсә бу? Язмышмы? Әллә ялгышмы?

— Бу, Камилә, бәхеттер, ахры. Мин берьюлы хәләл кешемне дә, газиз улымны да таптым... Бу бит минем хыялым иде. Бәхет шул түгелмени?

— Белмим, Зиннәт, мин берни дә белмим... Бәхетле булып караганым юк. Минем башым әйләнә... Мин бу хәлләрдән үләрмен, ахры...

— Үл син, Камилә, үл. Үл дә кабат терел. Бәхетле булып терел...

— Зиннәт...

— Нәрсә?

— Бәхете дә кирәк түгел, ач итмә безне. Ачлык бик начар нәрсә. Ул кешене кешелегеннән чыгара, аның җанын талкый, күңелен суыта... Өметен сүндерә...

— Нәрсә сөйлисең син, Камилә?!

— Барыбер сорыйм: ач итмә безне...

— Ярар, Камилә.

— Рәхмәт, Зиннәт...

— Нәрсә өчен?

— Булганың өчен. Очраганың өчен. Ияреп кайтканың өчен. Барысы өчен дә рәхмәт!

Бераз тын тордылар. Камилә тагын елап алды, башын озак кына Зиннәтнең күкрәгенә куеп торды. Аннары корт чаккандай торып утырды:

— Нишлибез без, Зиннәт? Болай ярамый, ярамый! Бар, кит, хәзер үк чыгып кит, Илдар кергәнче кит!..

— Камилә...

— Юк, юк, мин риза-бәхил түгел! Бар, кит! Мин синең белән тормыйм, тора да алмыйм! Шундый позордан соң... Ничек түзмәк кирәк?! Бар, тизрәк югал күз алдымнан! Бүтән күренмә!

...Зиннәт икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук эскәмиядә утырды. Кешеләр хәзер алай ук мөлаем күренмиләр. Кешеләр дисең, үз күңеле дә дөньяга шыплап ябылган, күз карашлары да төсләргә ярлыланып калган, табигый нурларын җуйган...

Шулай да, Зиннәт үз күңелендә ниндидер өмет яшәвен тоя. Әлеге тоем аны үзе яшәгән ялгыз, шыксыз тулай торакның бер бүлмәлек фатирыннан аерып, шушы хикмәтле урынга алып килә, мәрхәмәтле, бәхетле мизгелләр вәгъдә итә... Зиннәт әлегә белми: тиздән, бик тиздән — бүгенме, иртәгәме, аның каршына баласын җитәкләгән бер яшь хатын килеп басачак һәм, серле елмаеп:

— Сезгә бик матур бер малай иярткән хатын-кыз кирәк түгелме? — дип сораячак.




Яңа әсәрләр:

09.04.10
  • Дунаева Татьяна. Кряшеноведение: библиографический указатель
  • Ринат Нуруллин. Гомер (Шигырьләр)
  • Мингазов Р., Киямов И. Президент М.Ш. Шаймиев: социально-психологический портрет

  • 05.04.10
  • Галимҗан Гыйльманов. Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Кубарылу (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Тамга (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Жан сурәте (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Туй төне (Новелла)

  • 03.04.10
  • Галимҗан Гыйльманов. “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Үч хәтере (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Галимҗан Гыйльманов. Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Юл читендәге авыл (Хикәя)

  • 30.03.10
  • Мансур Абдулин. 160 страниц из солдатского дневника
  • Мансур Абдулин. Пядь земли
  • Хисамова Фагима. Татар теле морфологиясе (югары уку йортлары өчен дәреслек)

  • 26.03.10
  • Мусагит Хабибуллин. Восемнадцатая весна
  • Мусагит Хабибуллин. Цена хлеба
  • Марина Шамсутдинова. Островитяне (стихи)




  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 37, 13.04.2010 г.


    В избранное