Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека N 41




Рашит Гаязетдин

Үч алу

(бәян)

Кадерле укучым!

Яңа әсәремне Сезнең игтибарыгызга яңарак алым белән тәкдим итәсе идем. Аның нәрсә турында язылганын мин сезгә аерым сөйләп тормыйм. Әйтәсе килгән фикерем шул: Сезне кызыксындырган очракта, уй-теләкләрегезне форумда язып калдырыгыз, һәм озак та көттермичә бәянем тулысынча электрон басмада урын алачак. Кызыксындырмаган очракта, бер бәләкәй өзек кенә булып калачак. Аңлаганыгызча, мин сездән әнә шундый ярдәм көтеп калам.

Зур ихтирам һәм ышаныч белән

Автор



(бәян башы)

Беренче бүлек.

Курсташлар очрашуы монысында да Гөлшәфрән белән Рабигадан башка гына узды. Башкаларында бу хәлгә артык әһәмият итүче булмаса да, монысында Нәфисә белән Светлана бергәләшеп очсыз кунакханә бүлмәсенә кереп урнашкач та ерак студент елларын искә төшереп утырганда читләтеп үтә алмадылар. Ничек күңелле үткән студент елларының хәтирәләре кызларның икесендә дә ямансу хисләр кузгатты. Алар озак кына ул вакытларны искә төшереп ятты.

- Мин сезнең бүлмәгезгә ничектер аерым бер хис белән керә идем. Анда һәрвакыт күңелле була торган иде: чисталык, тәмле ризык исләре, ниндидер аерата тәртипле ыгы-зыгы димме... Биш ел буе бер үк кызлар! Туганлашып та беткән булгансыздыр диеп уйлаган идем. Укудан соң да гел шулай дәвам итәр, бер-берегезгә бәбәй туйларына, туган кәннәргә йөрешеп торырсыгыз шикелле тигән иде... Алданганмын, Нәфисә!

- Син генә түгел шул, дустым, син генә түгел! Бер артык дуамал кыз аркасында алай була алмады шул. Миңа калса, бездәге ул бөтен килгән комиссияләрне шаккаттыра торган тәртип булмаса да әлләни югалту булмаган булыр иде... Тик кем белгән аларын ул вакытта, Светлана? «Бер начар сыер бөтен бер көтүне пычрата» дигән әйтемнең асылына яши-яши генә төшенәсең шул!

- Артык аңлап бетермәдем бугай фикереңне, Нәфисә. Сүзең кем турында иде?

- Күп еллар үтеп китте бит, Света. Хәзер сөйләсәң дә була торгандыр. Син безнең бүлмә кызларын хәтерлисеңме?

- Карале, Нәфисә! Болай «болгатма» әле! Сезнең бүлмәгездән бер сүз дә читкә чыкмады бит! Безне бик ачык чырай белән каршы ала идегез! Дөрес, атлаган саен сезнең бүлмәгезгә кереп йөрүне без артык яхшысынмадык. Артык нык «кунакчыллыгыгыз» безне бераз гына уңайсызлый иде, димме...

- Ярый, Светлана, йоклыйсың килмәсә, бераз гына искә төшереп алыйк, булмаса...


Безне, беренче курс кызларын дүрт кешелек бер бүлмәгә бишебезне урнаштырдылар. Комендант егет белән декан урынбасары бергәләп утырганнар безнең списоклар өстендә. Күп еллардан килгән гадәт буенча, булса кирәк, беренче курслар белән бергә һәрвакыт алар берәр өлкәнрәк студентны кертә торган булганнар һәм яшәүчеләрнең саны дүрттән артмаган булган. Ә бездә без бишәү эләктек- аның каравы «карт студенткадан башка». Моның ничек килеп чыкканы турында без үзебез дә бишенче курска килеп җитәрәк кенә белдек.

Деканаттан бүлмә номерын белеп һәрберебез үз вакыты белән кереп урнашканнан соң беренче кичтә үк комиссия килеп керде. Әле әйберләребез генә түгел, караватларның барысы да урнашып бетмәгән вакыт. «Нидән башларга урнашуны?»- диеп баш ватып, чәй дә эчмичә утырган вакытыбыз. Шул минутларда килеп керделәр «тегеләр». Стеналары «таланып беткән» бүлмә эчен күзләре белән айкап чыкканнан соң үзен Рәфкат Шәрипович диеп таныштырган препод- сезнең белән дә ул эш иткән булгандыр- ( Ә, юк, беренче елны син фатирда яшәдең бит әле!)- сүзен башлады :

- Тулай торак бүлмәсендә төрле хәлләр булгалый, кызлар!- ди бу «бик начар» урыс телендә. – Шуңа күрә дә безнең практикада бүлмә саен бер җаваплы кеше билгеләү тәртибе бар. Гәдәттә ул өлкән курс студенты була иде. Ә сездә без эксперимент ясап карарга булдык. Үзегез арасыннан берегезне билгелибез. Ул да булса Зарифиянова булачак.


Без апрырабрак бер-беребезгә карап алдык.

- Кайсыгыз була әле ул?- Препод кулындагы списокларыннан күзен алмыйча сүзен дәвам итте.

- Мин,- диде сабыр гына беребез.

- Таныш булыгыз, бу сезнең бүлмә старостасы. Ул әзерлек курсларыннан соң, эш стаҗы белән укырга кергән кеше буларак, тәртип өчен җавап бирәчәк. Башка бүлмәләр өчен дә үрнәк булыгыз әле, кызлар! Бүтән факультет торакларыннан аерылып торыйк әле!.. Монда бишенче караватны урнаштырырга кирәк булыр! Әгәр дә бүлмәгездә тәртип булса, биш ел буе бергәләшеп яшәрсегез, булдыра алмыйсыгыз икән, без обид!


Шулай итеп без, ике Чирмешән, ике Актаныш һәм районыбыздан мин- бердәнбер кыз яши башладык. Зарифиянова дигәннәре Рабига булып чыкты. Бер атна эчендә җаен табып бүлмәбезне рәткә китердек. Үзебез өчен артык катлаулы булмаган законнар да чыгардык: деҗур тору графигын бозмаска, чүпне көн саен чыгарырга, «кунакларны» һәрберебез үз өстеннән «чәй эчертә». Билгеле, без акча тотарга бик тиз өйрәнеп киттек һәм озакламый «уртак кассага» «чәй акчаларын» җыю эшендә тулы тәртип булдырылды. Кунакларыбыз, билгеле, бу тәртипләрнең асылы турында башларына да китереп карамады.

Беренче курс бик тыныч үтеп китте. Беренче атналардан ук бүлмәбез алдынгылыкны башкаларга бирергә уйламады. Баштарак читен булса да, ахырдан, бер җаена кергәннән соң, эшләр җайлы гына барды. Еш булмаса да, кунаклар да күренә башлады. Курсташ кызлар уртак чуттан. Калганнары, әйткәнемчә, чакырып кергән «хуҗалары өстеннән».

Минем янга «айга бер-кайда бер» авылдашым Касыйм күренгәли башлады. Ул миннән бер ел алдарак инфакта укыды. Авылда чакта аралашу әлләни булмады безнең. Дуслар булмадык, дошманлыкка эшләр барып җитмәде, дигәндәй.

Үзе генә килеп кермәгән дә булыр иде әле Касыйм. Институттагы нимес телчесе бик каныга башлаганнан соң минем исемә авылдашым килеп төште. Ул частныйда яши иде ул елны. Институтта да күрешергә озак кына җае чыкмый торды. Әле дә ярый андагы беренче катта беркетелгән почта ячейкалары бар. Укый торган төркеменең санын да белмим бит! Аларның бүлегендә укыган берсен дә танымыйм! «Син шунда укыйсың мени?»- диеп институт буенча күзеңне тондырып йөрмәссең бит инде! Абыема армиягә хат язып салыр өчен диеп тоткан теге икесе бер тиен генә торган конвертлар миндә навалом иде, шуларның берсенең эченә Касыйм исеменә атап аны бүлмәбезгә чакыру салып җибәрдем. Үзенең вакытына карап көтүемне, анда минем бик зур йомышым булуын һәм тагын шундыйрак сүзләрне. Башкача егетне туры китерергә мөмкинлек юк иде.

Өченче кичне килеп керде бу. Аралашкан кешеләр түгел. Баштарак ул үзен читенрәк тоткандай булды. Кызлар да караватлары буенча таралышып, берни булмагандай, үз эшләре белән мәшгүл булдылар. Без утырдык өстәл артына. Мин кәефсез һәм сүзсез генә Касыймга биремнәр дәфтәрен суздым.

- Ярдәм итә аласыңмы, Касыйм?- дим.

- Әйе!- диде тыныч кына авылдашым.

- Кайчан булыр?- уңайсызланып кына сорап куйдым моннан.

- Бүген... һәм монда,- диеп исе китмичә генә җавап тотты Касыйм.

- Сүзлекләрең?

- Нигә?

- Эшләргә?

- Болай гына!- егет елмаеп җибәрде.

- Авыр бит!

- Сезнең Брадислардан (авт.- математикадан таблицалар җыентыгы авторы) да авыррак түгел!

- Иртәгә кертәсең мени?

- Мин «монда» дидем бит.

- Аңламадым! Монда урын юк бит.

- Миңа урын кирәк түгел. Урындык җитеп торыр.

- ???


Күрәм, кызларымны «корт» тыңгысызлый башлады. Рабига торып шкаф артындагы аралыкка кереп савытларны кузгатырга кереште. Чәй турында авызым ачылмаган иде бит әле, югыйсә! Шулай да мин боларны күрмәмешкә салыша бирдем. Ярты сәгать элек кенә табыннан кузгалган бит. Җитмәсә, Гөлшафраны да:

- Булышаем мы, Рәбига-па?- диеп якташына дәште.

- Кызлар, нинди чәй ди инде ул?

- Кыстыбыемның бәрәңгесе иртәнгә чаклы әчеп чыга бит, Нәфисә!- аралыгыннан чыкмыйча гына бик «деловой» булып кыланды Рабигасы.- Тик кенә тор, йәме?! Авылдашың кергәндә иң беренче нәүбәттә (кайдан китереп чыгарган шул сүзен, диген син!) син аңа «якты чырай такта чәеңне» күрсәтергә тиеш, «апаем»! Касыймны да анда фатирында көтеп утырмайлар! Шулаймы?


Әйтерсең, сүз аңа гел дә кагылмый иде, егет тыныч кына утыра бирде. «Ярый, минем «эшемне эшләргә» кергәнсең, «сыйлап чыгарырга» туры килер инде сине, Касыйм! Яңадан файдаң тиеп куюы бар,» -диеп уйлап куйдым күделемнән генә. Ул арада аралыкка кереп киткән Гөлшафран үзеннән ике яшькә зуррак якташ «апасы» белән чыш-пыш килеште дә, чәйнекне эләктереп кухняга чыгып китте.

- «Болар» «чәй!»- диеп котыра бит, Касыйм. Әллә читалкага гына чыгыйк мы?- дидем аптырап.

- Шулай итмәгәең шу-ул, исә-әр!- диеп тавыш бирде «аралык сандугачы».

- Килештермә әле былай, выт!- диде мишәр кызларының берсе.- Бик иркенләп утырмагыз мында. Старостабызның сүзе үтмәсә, тырмыш бетәчәк монда, Нәфисә! Чамалап кына карыш апаңа! – диеп уены-чыны бергә кушылды кызның.

- Кызлар, кирәк түгел иде инде!- Касыйм кыюсыз гына тавыш бирде.- Мин бит чәй эчәргә...

- Беләбез без синең безгә нигә кергәнеңне дә! – Монысы инде Чирмешәннәрнең икенчесе телгә килде.- Чәй дә куеп тырмаган авылдашыңның хәлен белергә керәсең дә килмәс шул, җаныем!

- Ярар, инде, кызлар! Мин үзем дә тамагымны туйдырып кына чыккан идем өйдән,- диеп авылдашым мине якларга уйлады.

- Кунакка кем ач йөри, диген әле?- диеп аралыгыннан Рабига башын калкытты.

- Син әле боларны белмисең, Касыйм! Мине син берүзең генә түгел, бөтен авылыбыз җыелып та алар алдында яклап кала алмас иде! Әбием әйтмешли, «әдәм тиресенең базарга чыкканы юк иде әле»! Әйдә, яза башла, булмаса!

- Менә монысын син үзең эшләрсең инде, Нәфисә!- диеп Касыйм урындыгы-ние белән өстәл тирәсеннән читкәрәк шуышты.- Лекция белән конспектларыннан туйган, малай! Аннан ары, мин узган елны әлләничә дәфтәремне кире табып ала алмаганнан соң, язуымны махсус бозган идем. Шуннан соң группадашларым аларны бүтән сорап алмас булдылар. Так что, язырга әзерләнеп тор. Монда миңа өйтеп торырга алты-җиде минутлык «эш», тулаем алганда, синең язу тизлегеннән торачак вакытыбыз. Вакытыңны әрәм итмә! Чәегез әзер булгалаганчы эшне бетереп чыгып та китә алам әле мин.

- Син, Касыйм, теге... ни... . Ашыкма. Мин бит болай гына, шаяртып, диюем, авырыксынган булып кыландым,- бер-ара сүз сайлап торганнан соң, сүзне уен-көлкегә бордым.- Аннан ары, кызлар мине монда гына түгел, Алабугасында да калдырмаслар! Җитешә алганча булыр. Башлыйк , булмаса... .


Менә шулай беренче тапкыр Касыйм безнең тулай торак бүлмәсендә пәйдә булды. Бик «вәҗный гына» моны чәй эчертеп чыгардык ул кичне. Авылдашымның әкренләп кенә теле ачылып китте. Чәй табыны алдына утыргач та бер мәзәген кыстырып өлгерде әле. Имештер, мин аны институтыбызның арткы капкасы турында үтеп барганда, ишек алдыннан йөгереп чыккан җиремнән әздән генә бәреп егып китмәгән булганмын! Хәтерләмим, валлаһи диеп әйтәм, истә түгел! Хәер, мәзәкче бабасына ошаса, Касыйм да уйлап чыгарырга күп сорап тормас, анысы. Яхшымы-юкмы, кызлар бик «тәмләп» көлеп утырдылар. Шул гына кирәк булган авылдашымны туктата торган түгел иде ул көнне... Кичке уннарга тиклем диярлек «борчак сиптерде». «Алды-җиде минутлык эш» шулай итеп дүрт сәгать буена сузылды.




Теләкләрегезне форумда калдырыгыз


Яңа әсәрләр:

23.10.10
  • Рашит Гаязетдин. Үч алу (бәян)

  • 20.10.10
  • Найля Абдулкаримова. Зоя Космодемьянская турында (поэма)
  • Найля Абдулкаримова. Муса Жәлил турында
  • Найля Абдулкаримова. Фуат Мансуров турында
  • Найля Абдулкаримова. Салих Сайдашев турында

  • 18.10.10
  • Рашит Гаязетдин. Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Рашит Гаязетдин. Язмыш сәфәре (повесть)

  • 05.10.10
  • Яңгал Язучов. Синең хатын оялчан икән (эротик әдәбият)
  • Яңгал Язучов. Яңадан туган көн (эротик язмалар)
  • Яңгал Язучов. Мунча «сукыр шәрәтәкәләре» (эротик әдәбият)

  • 01.10.10
  • Гареев М.А. Маршал Жуков. Величие и уникальность полководческого искусства

  • 18.09.10
  • Аманулла. Кандидатлар (юмористик шигырьләр)

  • 16.09.10
  • Фәрит Имамов. Саткан, имеш... (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Тамагы туйган (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Мена сиңа... (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Шулар эше гена (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Шаяра белмәсәң... (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Аныкы белән йокламаган (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Әйбәт кәләш (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Хайваннар дөньясы (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Гумоноид ярдәме (юмореска)
  • Фәрит Имамов. Бутаган (юмореска)


  • Рассылка «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 41 от 23.10.2010 г.



    В избранное