Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека № 43: Выпуск от 06.05.2011




Илдар Хәйруллин

САТАШУ

(юмореска)

Соңгы көннәрдә нидер уйлап азапланган ире Нурисламны шыпырт кына күзәтеп йөргән Хәмдия тәмам борчуга сабышты:

– Син нәрсә, түли алмаслык бурычың булгандай кара кайгыга батып йөрисең? – диде ул иренә.

– Ни бит әле, карчык. Мине күрше авылга чакыралар. Әллә, минәйтәм, бераз аерым яшәп карыйкмы?

– Ничек инде чакыралар? Кунакка йөрер чак түгел...

– Юк ла, кунакка түгел, яшәргә, тормыш итәргә...

Берни аңламаган Хәмдия бер мәлгә тәмам аптырап калды. Аннан үзен тиз генә кулга алды:

– Яшәргә?! Кем белән? Нәрсә лыгырдыйсың син? Туктале, тукта... Яшьләй лапас артында үбешкән Фәйрүзәң шул авылныкы түгелме соң? Җавап бир, миңгерәү сарык, баш түбәңә менеп төшкәнче!

– Шул инде, Фәйрүзә. Бер көнне Биларуска падшипник эзләп баргач очрашкан идек. Гәүдәң арык, өс-башың тузган, хәзер шәһәр бумыжлары да болай йөрми дип тәмам оялтты. Кил, бераз рәткә кертеп җибәрермен диде. Ярар, хатынга әйтеп ка рармын, ни дияр дигән идем дә, синең нишләптер риза булырлык чутың күренми бугай әле.

Бу хәлгә ярсуыннан яңаклары кызыша башлаган Хәмдия тамагына утырган хәерен көч-хәл белән йотып җибәрде:

– Ах, оятсыз! Башкалардан күреп, әллә сиңа да яшь хатын кирәк булдымы? Әйдә, бар, сыпырт кәнтәең янына! – дип, Нурисламның сыртына бирерлек берәр саллырак әйбер эзли башлады.

– Ярар, ярар, – диде тегесе, бераз артка чигенеп – Мин, тиле, синең өчен борчылган булам тагын. Ир карап талчыккандыр, нирвылары какшагандыр, ичмасам, бераз ял итәр диеп. Теләмәсәң, пажалысты. Мин бит гомерлеккә китмим. Өс-башны әзрәк каратам да, яхшылап ашап-эчеп ит кунуга кире әйләнеп кайтам. Әле Фәйрүзә дә әйтте: хәзер ярты шәһәр шулай язылышмыйча гына яши икән дип. Гражданский брак диләрме шунда... Бигрәк җайлы нәрсә бит, бер-береңнән гарык булуга – дүрт ягың кыйбла, судлашып мал бүлеп йөрисе дә юк. Я, ничек, ризамы шуңа?

Хәмдиянең табагачка үрелгән кулы кире салынып төште. Башка сыймаслык хәл, закунный ирең "җанашыма барып бераз яшәп кайтам" дип рөхсәт сорасын әле! Авылныкылар ишетсә, оятыңнан керер тишек тапмассың, валлаһи! Аңа нәрсә, чыгар да китәр, Хәмдиянең бу өйдә яшисе бар әле. Туктале, йорт-җир Нурисламныкы бит, яшәрсен пычагым болай булса. Йөргән нәрсәсен ияртеп кайтса, чыгып китми хәлең юк. Алып кайтмаса да, ялгыз хатыннар авылда буа буарлык. Үзе болай озакка китмим диде дә бит:.. Шуңа күрә, әллә... Икенче көнне эштән алҗып кайткан Нурислам өйгә таралган бәлеш исен сизеп, бераз аптырап калды. Җитмәсә, өстәлдәге тастымал астыннан, симез генә тавык түшкәсе дә күренеп тора иде. Түрдәрәк, яңа үтүкләнгән бер өем күлмәк-майкалар артында Хәмдия тырышып-тырмашып иренең юньгә дигән бердәнбер костюмын юеш щетка белән ышкып азаплана.

– Син, нит инде, – диде башын аска игән хатын, ипләп кенә иренә эндәшеп. – Бик озакларга тырышма дип әйтүем генә ул Фәйрүзә янында. Печән өсте җитә, печәнсез калмагаек димен.

Нурислам, ялгыш ишетәмме дигәндәй, чүт кенә дәшми торды да:

– Ниткән Фәйрүзә ул тагын, саташасыңмы әллә? – дип, тавыкны ботарлап бетереп, бәлешкә кереште. Шуны гына көткәндәй:

– Әйе шул, мич төтене әзрәк бәрде бугай, – дип, Хәмдия иренең сүзен җөпләргә ашыкты.

Аңа яңадан җан керә башлаган иде.



Безнең Твиттер: http://twitter.com/kitapnet

Яңа әсәрләр:

06.05.11
  • Хәйдәр Гайнутдинов. Сыбызгы (шигырьләр һәм әкиятләр)
  • Хәйдәр Гайнутдинов. Очар болын (шигырьләр)

  • 03.05.11
  • Рашит Гаязетдин. Тәүбә көче (тугызынчы бүлек)
  • Найля Абдулкаримова. Памяти Абдулкаримова М.Х

  • 19.04.11
  • Валит Ильясов. Айша җаным (хикәя)
  • Илдус Хуҗин. Җен түгәрәге (хикәя)
  • Рашит Гаязетдин. Тәүбә көче (cигезенче бүлек)

  • 31.03.11
  • Хәйдәр Гайнетдинов. Ут теле (шигырьләр)
  • Хәйдәр. Солдат абый (шигырьләр һәм балладалар)

  • 29.03.11
  • Фәнүз Хәбибуллин. Кызыл кар (хикәя)
  • Фәнүз Хәбибуллин. Әнием хаты (хикәя)

  • 25.03.11
  • Резеда Шәрипова. Үзем буласым килә (балалар өчен шигыръләр)
  • Резеда Шәрипова. Бүген бездә Сабантуй! (балалар өчен шигыръләр)
  • Рашит Гаязетдин. Тәүбә көче (җиденче бүлек)

  • 16.03.11
  • Рәүф Баһаветдинов. Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Рәүф Баһаветдинов. Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Рәүф Баһаветдинов. Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Рәүф Баһаветдинов. Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)

  • 10.03.11
  • Валит Ильясов. Кызыл партизан (хикәя)

  • 07.03.11
  • Ильдар Хайруллин. Билгесез чир (юмореска)
  • Ильдар Хайруллин. Чарасы табылды (юмореска)
  • Ильдар Хайруллин. Төнге котлау (юмореска)
  • Ильдар Хайруллин. Укы, энем! (юмореска)
  • Ильдар Хайруллин. Чалбар кесәсе (юмореска)

  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 43, 06.05.11 г.


    В избранное