Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека Выпуск от 29/07/2007




Римзил Вәлиев

ТАТАРЛАР РУСИЯДӘ ҮЗ ҖИРЕНДӘ ЯШИ

Дөньяның төрле илләрендә сибелеп яшәүче татар халкының тарихи Ватаны һәм милләт-тәшләребезнең иң зур күпчелеге гомер итә торган ил - бүгенге Русия Федерациясе. Менә инде биш гасыр дәвамында, Русия дәүләт булып формалашкан чорлардан башлап, татарлар шушы ил халыклары белән бергәләшеп, икътисадый һәм социаль үсешкә, мәдәнияткә, фәнгә һәм мәгарифкә үз өлешен кертеп килә.
Татар халкының язмышы монда - ата-бабаларыбызның кан-тирләре тамган, борынгы татар дәүләтләренең дәвамчысы булган дәүләттә хәл ителә. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәккә өметләре борынгы дәүләтләре барлыкка килгән һәм юкка чыккан ата-бабаларыбыз җире белән бәйле. Быелның 24 мартында үткән конференция һәм Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтәриятенең тарихи тамырлары тирән. 1917 елның июлендә Казанда уздырылган хәрби, мөселман һәм милли корылтайларның берләштерелгән съездында эчке Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтәриятен төзү турында уртак карар кабул ителә. Татарларның Садри Максуди җитәкчелегендәге менә шушы беренче милли парламенты Уфада 40 көн (1917 елның ноябреннән 1918 елның гыйнварына кадәр) дәвамында утырышлар үткәрә. Анда милли мәгариф, мәдәният һәм үзидарәгә кагылышлы четерекле мәсьәләләр тикшерелә. Үз-үзләрен аямаучы милләтпәрвәр шәхесләр катнаша анда. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, безнең Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтәриятенең III конференциясенә 100гә якын делегат килгән иде. Бу сан шул 1917 елда сайланган беренче Русия мөселманнары милли-мәдәни мохтәрияте депутатлары саны белән тәңгәл килә.
Дөрес, безнең буын бөтенләй башка чорда, дәүләт төзелеше, җәмгыять бөтенләй башка булган шартларда эш итә.
Шуңа да карамастан, бүгенге мохтәриятчеләрнең рухи һәм социаль үсешкә уртак өметләре, милли үзенчәлек, тел һәм мәдәниятне саклап калырга омтылышлары шундый ук. Узган гасыр башы лидерларыннан аермалы буларак, мөмкинлекләр үз кулыбызда һәм безнең җиңелергә хакыбыз юк.
Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятенең III конференциясе быел беренче тапкыр Татарстан һәм Русия хөкүмәт органнары катнашында үтте. Бу аның төп үзенчәлеге иде. Без соңгы дүрт еллык эшчәнлегебезгә йомгак ясау, Русия татарларының этномәдәни үсешенең хокукый һәм норматив базасын камилләштерү, татар берләшмәләренең эшчәнлеген яңарту өчен җыелган идек. Конференция үзенең форматы, оештыру-методик һәм хокукый аспектларның алдынгылыгы ягыннан башка этник форумнардан аерылып торды, Русия татарларын Татарстан тирәсенә тупларга һәм федераль, һәм төбәк ведомстволарына татар җәмгыятьләренең эшчәнлеген тәңгәлләштерергә ярдәм итте. Русия татарларының этномәдәни үсеше, җимерү, сепаратизм һәм конфронтацияләрне кире кагып, иҗади юнәлештә алып барыла. Безнең өчен иң мөһиме - урыннардагы татар милли-мәдәни мохтәриятләренең Русия хокукый кырында кануни яктан мөстәкыйль структура булып берләшүенең ничек алып барылуын тикшерү, аңа ачыклык кертү иде.
1996 елның 17 июнендә "Милли-мәдәни автономияләр" турында РФ законы кабул ителде. Русия татарлары илдә беренчеләрдән булып үзләренең милли-мәдәни мохтәриятләрен төзүгә кереште. Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятенең I конференциясе дүрт төбәк милли-мәдәни мохтәрияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән 1998 елның 20 маенда үтте. Анда Устав кабул ителде, Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятенең советы оештырылды. Советның рәисе итеп академик Индус Таһиров сайланды.
Татарстан Республикасы Русиядә яшәүче 5,5 миллион татарның һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләрнең барысында да диярлек оештырылган милли- мәдәни мохтәриятләрнең рухи, милли-мәдәни, методик үзәге булып тора. Әстерхан һәм Чиләбе өлкәләреннән кала, татарлар күпләп яшәгән 25 өлкә, край һәм республикада төбәк милли-мәдәни мохтәриятләре төзелде. 2002-2007 еллардагы хисап тоту чорында илнең 36 төбәгендә эшләп килүче җирле милли-мәдәни мохтәриятләрнең әһәмияте һәм гомуми саны артты. Төбәк хөкүмәт органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә торган 200дән артык җирле милли-мәдәни мохтәрият Татарстаннан читтәге шәһәрләр, районнар, муниципаль берләшмәләрдә татар халкының мәдәниятен, мәгарифен пропагандалау белән шөгыльләнә. Шуларның берсе - Пенза өлкәсе, Городищев районы, Урта Әләзән авылындагы җирле милли-мәдәни мохтәрияте бөтен илдә билгеле. Бигрәк тә Ульян, Иваново, Омски, Төмән, Мәскәү өлкәләрендәге, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларындагы милли-мәдәни мохтәриятләр уңышлы эш алып бара. Татарстан һәм Русия төбәкләренең җирле хакимият органнары ярдәмендә республикабыз югары уку йортлары белән үзара бәйлә-нешкә кереп, милли-мәдәни мохтәриятләр татар мәктәпләре һәм сыйныфлары ачу, читтәге татар яшьләрен Татарстан вузларында белем алырга җәлеп итү, аларда милли үзаңны формалаштыруда чаралар күрә.
Шуны әйтергә кирәк, шартлар һәм эш нәтиҗәләре һәр җирдә дә бертөрле түгел. Монда төбәк хакимиятләренең мөнә-сәбәте һәм мохтәриятләренең ни дәрәҗәдә оешкан төстә эш алып баруы, татар эшмәкәрләренең милли үзаң дәрәҗәсе үз ролен уйный. Милли-мәдәни мохтәриятләр эшчәнлегенең төп өлеше Идел буе федераль округына туры килә. Монда милләттәшләребезнең 4 миллионы тирәсе, ә, гомумән, Идел-Урал төбәгендә Русия татарларының 80 проценты яши. Мәсәлән, Удмуртия татарлары төбәкнең җирле хөкүмәт органнары белән берлектә актив эш алып бара. Монда этниклык дәрәҗәсе һәм милли мәдәният позицияләре бик югары, мәгариф көчле, ә милли оешмалар һәм аларның лидерлары җитди һәм төпле. Ульян өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте дә иң оешкан төстә эш алып баручы мәркәзләрнең берсе. "Туган тел" кебек мәдәни-агарту оешмалары милли-мәдәни тормышны яңадан торгызуда үзләрендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә зур роль уйный, идеяләр һәм кадрлар белән ярдәм итә. Моның өчен татар яңарышы ветераннары Айрат Ибраһимов, Мәсгут Гаратуев, Азат Надировка һ.б. зур рәхмәт. Мәрхүм Марат Мөлеков җитәкчелегендәге ХХ гасыр ахыры милли хәрәкәт мәгърифәтчеләре һәм лидерлары плеядасы заманча милли-мәдәни оешмаларга нигез салды. Милли-мәдәни мохтәрият идеясенә шулай ук Себердә, Төмән, Омски өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округларында җитди карыйлар. Омски төбәк милли-мәдәни мохтәрияте (җитәкчесе Х.Садыйков) беренчеләрдән булып үз эшләрен закон нигезендә оештырды, җирле мохтәриятне паспортлаштыруда башкаларга үрнәк күрсәтте.
Түбән Новгород милли-мәдәни мохтәрияте мөселман өммәтен берләштерү, мәгърифәтчелек, мәдәният, мәгариф эшчәнлегендә кызыклы үрнәк күрсәтте. Монда яшь буын татарлар, Ислам диненең чын асылын аңлаган хәлдә, дөньяви мәсьәләләрне һәм эшләрне актив рә-вештә дөрес оештырып алып бара беләләр. Ивановода, мәсәлән, төбәк милли-мәдәни мохтәрияте белән мөселман лидеры Фәрит Ляпин җитәкчелек итә. Түбән Новгородта да мохтәрият рәисе булып дин әһеле - Дзержински шәһәре мәчете имамы Гаяз Закиров тора.
Хөкүмәт органнары белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыру гади эш түгел. Барыбер күпчелек төбәкләрдә - Пермь краенда, Төмән, Ульян, Иваново, Мәскәү һ.б. өлкәләрдә, шулай ук Мәскәү шәһәренең үзендә җирле хакимият милли-мәдәни мохтәриятләргә теләктәшлек белдерде. Бу яктан, искәрмә буларак, иң зур төбәк милли-мәдәни мохтәрияте эшләп килгән Башкортстан Республикасын аерып күрсәтергә туры килә. Шулай да без 1917-18 елларда Русия татарларының беренче парламенты - Русия мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе эшләгән бу төбәктә дә иртәме-соңмы закон нигезендә нормаль вәзгыять урнашуына, андагы хакимиятнең Русия Федерациясенең Иҗтимагый оешмалар турындагы законының 17 нче маддәсен төгәл үти башлавына өметебезне өзмибез.
Көнчыгышка таба татар тормышының "температурасы" бераз үзгәрә төшә, шулай да монда да мөһим процесслар бара. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы соңгы 5 ел эчендә Ерак Көнчыгыш белән бергәләп эшли. Ә узган ел Татарстан мәдәният министры урынбасары А.Гайнетдинов җитәкчелегендәге иҗади төркем Амурдагы Комсомольски шәһәрендә үткәрелгән Сабан туе бәйрәмендә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан Сахалинга командировкага җибәрелгән Татарстанның халык артисты Ф.Сәлахов Русиянең Көнчыгыш чигендә яшәүче татарлар проблемалары турында кайгырткан патриот һәм иҗтимагый эшлеклегә әверелде. 2002 елның 30 августында, Бөтен-дөнья татар конгрессының III корылтаенда В.Путин белән очрашу вакытында танылган укытучы һәм журналист Ира Лозовик чыгышыннан соң әлеге төбәк белән кызыксыну артты. Күптән түгел Хабаровскида җирле милли-мәдәни мохтәрият оешты.
Әйе, хәл итәсе мәсьәләләр бик күп әле. Кайбер төбәкләрдә мохтәриятләргә кагылышлы федераль законнар үтәлми, урыннардагы чиновниклар әлеге мохтәрият кысаларында милли мәдәниятне үстерү, милли мәгариф мәсьәләләрен чишүгә конструктив якын килергә теләми. Кайбер төбәкләрдә җирле татар милли-мәдәни мохтәриятләрен теркәүдән баш тарткан, милли мәгариф, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чараларының үсешенә каршылык күрсәткән очраклар күзәтелә. Русиянең күпчелек төбәкләрендә татар телендәге телерадиотапшырулар минимумга калдырылган, яисә бөтенләй туктатылган, милли гәзитләр чыгару өчен матди ярдәм күрсәтелми.
Кайбер төбәкләрдә хәтта милләтара ызгышлар да баш калкыта. Русиянең һәм Татарстанның кайбер төбәкләрендә татар мәктәпләрендә һәм сыйныфларында белем алырга теләүче укучылар саны, татар гәзит-журналларының тиражы кими. Шәһәр җирләрендә милли тормыш рәвешен кертү бик авыр бирелә. Шул ук вакытта авылларда миллилек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Чөнки анда да туучылар саны кими, ә белемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр шәһәргә китеп урнаша. Русиянең күп кенә шәһәрләрендә яшьләр үз туган телен һәм милли мәдәниятне бөтенләй белми, дип әйтергә дә ярыйдыр.
Без Русиядә татар мәсьәләсен күтәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштык. "Ватаным" оешмасының һәм "Татарский мир" гәзитенең шул исемдәге проекты безнең илдә яшәүче татарларның хәле һәм проблемаларын фәнни-сәяси яктан аңлауда аерым роль уйнады. Федераль мохтәрият советы җитәкчесе буларак, мин барлык чараларда да диярлек катнаштым. Этнологик күзәтү үзәге җитәкчесе Д.Исхаков, Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәт-кәрләре белән бергәләп, Русиядә яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен яклап бәхәскә дә кердем.
Мәскәү мохтәриятендә бик кызыклы эшләр башкарыла. Анда йөрүче халык талантлы һәм югары белемгә ия. Мәсәлән, "Зыялылар клубы" күп еллардан бирле татар элитасын үзенә җыя, яхшы чаралар уздыра. Монда яшьләр клублары актив эшли, димчеләр үз ярдәмнәрен күрсәтә, үз юристлары бар.
Әмма кайбер сәяси технологлар Казан белән Мәскәүне каршы куярга, милли тормышның үз формулаларын көчләп тагарга да маташты. Файдалы фикерләрне без кабул иттек һәм Русиядәге татарларны берләштерүгә теләктәшлек белдергән теләсә нинди көч белән хезмәттәшлек итәргә әзербез. Ләкин безнең халыкның зур күпчелеге Мәскәүдәге Садовая боҗрасы эчендә яшәми бит. Шуңа күрә, татар алфавитын үзгәртүгә каршы чыгып, коллектив хат әзерләү, Татарстанны, татар җәмәгатьчелеген, Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятен һәм Бөтендөнья татар конгрессын дискредитацияләү максатындагы һәртөрле кырын гамәлләр дә сизелми калмады. Татарстанны һәм татарларны Русиягә һәм федераль үзәккә каршы кую омтылышлары нигездә барып чыкмады. Моны республика җитәкчелегенең, киң катлам татар җәмәгатьчелегенең, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларның казанышы дип танырга кирәк. Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятен Мәскәүгә күчерү турында чыгыш ясаучылар да Казанның һәрвакыт Русия һәм дөнья татарларының үзәге булып калуын аңлагандыр, дип өметләник. Ә Мәскәүдә безнең Русия татарларының лаеклы вәкилләре бар, кирәк булса, Русия башкаласында да җитди эшләр башкара алырбыз.
Кайвакыт милли-мәдәни мохтәриятләр турындагы закон эшләми, дип әйтәләр. Бу дөрес түгел. Канун ул аны гамәлгә ашыру өчен көрәшүчеләргә хезмәт итә. Милли мохтәрият турындагы законны башка законнар, норматив актлар белән тулыландыру - бу аның белән кызыксынган кешеләрнең, җәмәгатьчелекнең, халыкның бурычы. Мөһим кагыйдәләрнең юклыгы яки кимчелекле булуы зур югалтуларга китерә. Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләре автомобильчеләрнең каны белән язып куелган, ә этник өлкәләрдәге законнар озак һәм зур газап белән, халыкның сабырлыгын сынап туарга тиеш түгел.
Федераль милли-мәдәни мохтәрият советы былтыр апрель аенда Уфада узган утырышында дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә, федераль һәм төбәк милли-мәдәни мохтәриятләре һәм башка иҗтимагый оешмаларның вәкаләтләрен һәм функцияләрен чикләү турында закон проектын раслады. Шул ук вакытта әле бүгенге көнгә кадәр Русия халыкларының этномәдәни үсеш механизмын эшләүдәге кыенлыкларга да карамастан, дәүләтнең төпле һәм реаль теләктәшлеге, хөкүмәт һәм этномәдәни оешмаларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыруга өметләр бар әле.
Үткәрелгән чараларның файдалылыгы, нәтиҗәлелеге турында уйларга да вакыт җитте. Концертлар, фестивальләр, бәйгеләр, юбилей кичәләре үткәрү үзмаксат түгел, ә бәлки билгеле бер җирдә яшәүче татар җәмәгатьчелегенең, бай мәдәниятле Русия тарихының тирән тамырлары белән тоташкан күп гасырлык тарихка ия бердәм татар халкының бер кисәге буларак, милли үзаңны формалаштыру һәм саклау чарасы. Милли-мәдәни үсешнең төп күрсәткечләре дип нәрсәләрне атарга була? Минемчә, бу үсеш гаммәви мәдәни чаралар, рәхмәт хатлары, татар җәмгыятьләренең ирешкән уңышларын бәян итүче язмалар һәм телерадиотапшырулар саны белән генә билгеләнми. Татар милли-мәдәни мохтәриятләре, һәм дәүләт, һәм иҗтимагый, һәм иҗади оешмаларның комплекслы эшчәнлеген күзәтеп, хисап алып баруның технологиясен һәм ысулын гамәлгә кертеп җибәрергә сәләтле.
Аерым алганда, этномәдәни үсешнең индикаторы итеп туган телдә сөйләшүче, тарихны, мәдәниятне белүчеләрнең хисабы кебек конкрет күрсәткечләрне атау хәерлерәк. Китапханәләр-дән татар китапларының һәм анда даими укучыларның саны, үткәрелгән кичә-концертларга күпме кеше килгән, күпмесе үзешчән сәнгатьтә катнашкан, шулай ук милли әдәбияткә күпме акча бүлеп бирелгән, милли мәгарифнең белем бирү дәрәҗәсе ничек, анда укучылар саны - иң беренче чиратта менә шуларга игътибар итәргә кирәк. Милли гәзит-журналларга язылучылар саны да теге яки бу төбәктәге татарларның яшәеш күрсәткече булып тора. Без хәзер этномәдәни хезмәт күрсәтүгә һәм тауарларга иң кимендә күпме матди чыгым кирәклеген исәпләп чыгарырга тиеш. Моны белми торып милли-мәдәни мохтәрият татар халкы үсешенең төбәк һәм бигрәк тә федераль программасын төзи алмый.
Татар телендә нәшер ителә торган матбугат чаралары читтә яшәүче татарлар турында һәрдаим яктыртып килде. Бигрәк тә Русиядә яшәүче татарларның милли-мәдәни проблемаларын яктыртуны төп максаты итеп куйган "Мәдәни җомга", "Татар иле" гәзитләре федераль һәм төбәк милли-мәдәни мохтәриятләренең яклавына һәм ярдәменә лаек. Алар белән бәйләнеш һәм хезмәт-тәшлек тагын да ныгысын иде.
Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясендәге үзгәртеп корулар кайбер җирле һәм милли тапшыруларны кыскартуга китерде. Кайбер өлкәләрдә һәм крайларда татар телендә радиотапшырулар бөтенләй бетерелә. Безгә хөкүмәтнең Русия халыклары өчен федераль телерадиоканал булдыруын көтеп ятмаска кирәк. Үзебезгә активлык күрсәтеп, үз гаммәви мәгълүмат чараларыбызны булдырып, аларның мәдәният һәм мәгариф өлкәсе белән бергәләп эшләвенә ирешергә кирәк. Мәсәлән, "Яңа Гасыр" каналы бөтенрусия татар телерадио каналы функциясен үтәргә тиеш. Бу аның көченнән дә килә. Милли темага, татар халкының язмышына кагылышлы тапшырулар күбрәк булса, "Яңа Гасыр" каналы бөтенрусия татарларының мәхәббәтен тәгаен казаныр иде. Әгәр "Яңа Гасыр"ның мәгълүмати продукциясе Русия татарлары өчен беренчел ихтыяҗга әверелсә, 3-5 мең сум торган спутник антенналарын алар үзләре дә күпләп сатып алачак.
Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятенең элекке рәисе буларак кына түгел, ә гомумән, соңгы 17 ел эчендә татар иҗтимагый оешмалары структураларында милли-мәдәни проблемалар белән шөгыльләнгән кеше буларак, үз тәкъдимнәремне әйтеп үтәсем килә. Читтә яшәүче татарларга милли хезмәт күрсәтү, методик әсбаплар белән тәэмин итүдә тигезлек һәм бертөрлелекне тәэмин итү мәслихәт. Иң яхшы дип танылган төбәк һәм җирле милли-мәдәни мохтәриятләргә Татарстан һәм Русия хөкүмәтләренең грантын булдыру мәдәни хезмәттәшлеккә стимул булыр иде. ТР Дәүләт Советы бюджетны караганда, әлеге грантлар турында да истә тотсын иде. Татарлар күпләп яшәгән шәһәр-районнарда җирле һәм төбәк милли-мәдәни мохтәриятләренә кафе, кибет, сәүдә йорты, милли-агарту үзәге ачуны бурыч итеп кую мөһим. Бигрәк тә Татарстанның вәкаләтле вәкилләре һәм сәүдәгәрләре, эре фәнни-мәдәни коммерция үзәкләре, татар эшмәкәрләре ярдәм итәргә әзер торганда.
Этномәдәни оешмалар өчен Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында, шулай ук дәүләт хезмәте академиясе факультетларында һәм курсларында юрист, менеджер, хокук саклау буенча кадрлар әзерләүне оештырырга тәкъдим итәм. Русия татарлары милли-мәдәни мохтәриятләренең әлеге гамәлләре, иң беренче чиратта, гражданнар җәмгыяте формалаштыру, Русиядә сан ягыннан икенче урында торган халкыбызның милли үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклап калуга юнәлтелергә тиеш. Читтән ярдәм көтеп яту кебек күренешләр Русия татарларының күп гасырлар дәвамында чыныккан рухын һәм тәнен хәлсезләндерә генә. Иң әүвәл, үз көчебезгә ышанып, хокукый дәүләт төзик.
Әйе, татарлар бик күп илләрдә яши. Әмма язмышыбыз хәл ителә торган ил һәм төп Ватаныбыз - бүгенге Русия. Ул безнең үз җиребез, үз йортыбыз, борынгы дәүләтләребез монда булган. Бүген дә шушы җирдә гомер итәбез. Бүгенге кануннар буенча да, халыкара хокук нормалары буенча да рухи байлыкларыбыз, милли үзенчәлекләребез биредә сакланырга хаклы. Русия татарларының үз милли оешмалары булырга тиеш һәм ул бар да. Ул - Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтәрияте дип атала.
Татарның территориаль мохтәрияте булган Татарстан белән бергә, төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләр әле тернәкләнеп, берләшеп кенә килә. Киләчәккә төп өметебез аның белән бәйле. Дүрт гасыр элек дәүләтебез җимерелсә дә, авыр еллар кичерсәк тә, без исән, телебез, мәдәниятебез, язмышыбыз үз кулыбызда.



Чыганак: intertat.ru
Яңа әсәрләр:

29.07.07
  • Нурмухамет Хусаинов. Краткий словарь тюркских основ и персидско-арабских заимствований русского языка

  • 25.07.07
  • Римзиль Валеев. Татары у себя дома (Ч.1)

  • 24.06.07
  • Мөдәррис Әгъләмов. Шигырьләр

  • 20.06.07
  • Вәдим Исламетдин. Ничек мин Җиребезне коткардым
  • Вәдим Исламетдин. Фикерочучылар

  • 28.05.07
  • Аяз Гыйләҗев. Тәрәзәләр (Хикәя)
  • Аяз Гыйләҗев. Үзем турында үзем
  • Календарь знаменательных дат: Аяз Гилязов

  • 27.05.07
  • Галимҗан Гыйльманов. Күрәзә (Повесть)
  • Галимҗан Гыйльманов. Фәрештә (Повесть)
  • Галимҗан Гыйльманов. Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Галимҗан Гыйльманов. Җанбалык (Повесть)

  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 16, 29.07.07 г.


    В избранное