Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека Выпуск от 05/07/2007




Галимҗан Гыйльманов

ТИМЕРЧЕ

(Кыйсса)

1. Фәлсәфә

Давыт нәселендәге ирләрдә ике генә исем бар — беренчесе Давыт булса, икенчесе — Тимершәех. Шулай алмашынып торган: Давытның атасы — Тимершәех, бабасы — Давыт, аның атасы — Тимершәех, аның атасы — Давыт… Тимерчеләрдә шулай булырга тиеш, шулай гына була ала икән. Йола шундый, борынгылардан килә торган гадәт шундый…
Давыт — нәселләрендә сигезенче буын тимерче. Бәлки, алдарак та тимерчеләр булгандыр. Алары төгәл билгеле түгел. Ә менә җиде буын билгеле. Чөнки аларның авылына да җиде буын кеше гомере инде! Ырыс авылының беренче кешеләре белән бергә килеп утырган Давытның ерак бабасы. Утыруын утырган, әмма аңа авыл эчендә яшәргә рөхсәт булмаган. Борынгылар уйлавынча, тимерчеләр — имчеләр-сихерчеләр, шаманнар, әүлиялар белән бер. Аларга кешеләр арасында яшәргә ярамаган. Начарлыктан да түгел бу. Гадәти кеше булмагангадыр, күрәсең. Чөнки тимерче җир тәнен сыгып тимер коя, шул җир тәнен кыяр өчен кораллар ясый. Ул Ходай Тәгалә өлешенә керә, тимерченең язмышы да Ходай Тәгалә мәрхәмәтеннән һәм бәхиллегеннән тора. Аңа Ходай зәхмәте төшсә, бу зәхмәт бөтен халыкны харап итәчәк икән. Әлбәттә инде, Ходайның рәхмәте дә төшәргә мөмкин. Тимерчеләр бит алар кешене — кеше, ирне — ир, илне ил итә торган кораллар ясыйлар, шул рәвешле илдәшләренә иген игәргә, җан асрарга, дошманнарына каршы көрәшергә булышалар. Шулай да адәм баласы, Ходайның рәхмәтенә караганда, аның зәхмәтен, каргышын күбрәк көтә. Шуңа да тимерчеләрне авылдан читкә куа. Ә бәлки… Кумыйдыр да. “Безнең кебек гөнаһлы бәндәләр белән яшәмә, әнә үзеңә аерым урын, шунда гомер сөр, ә без сиңа, синең оста кулыңа табынып яшәрбез…” димәкче булалардыр?
Давытлар нәселе дә элек-электән авылдан читтәрәк, сөзәк кенә бер тау куенында нигез корып яшәгән. Давыт үзенең хатыны белән, малае белән хәзер дә шул ялгыз йортта тора. Алачыгы да шунда гына. Сарайлары, мунчасы, ындыры, келәтләре дә, утар булып, шул тау итәгенә чәчелгәннәр…
Давытның сигезенче буын тимерче булуы әйбәт фал, әлбәттә. Әмма бу изге фал аның өчен язмыш шаяруы булып та чыкмагае… Чөнки, шул ук борынгылар сүзе буенча, җиденче буыннан соң, сигезенче буын тимерче иң көчле сихерче булып исәпләнгән, ул кубыз коярга тиеш булган, бу кубыз кешеләрне дәвалаган яисә, киресенчә, уйдан, зиһеннән яздырган, төрле шаукымнарга дучар иткән, хәзергечә әйтсәк — гипнозлаган…
Боларның барысын да белә Давыт. Каян беләме? Ә менә каян белгәнен белми. Анысы мөһим дә түгел. Белүе хак — шул җитә. Аның хәтта кубыз да эшләгәне бар. Мәктәптә оештырылган балалар ансамбле өчен җиде кубыз коеп бирде ул. Сигезне койды, берсен үзенә калдырды. Тирәнгә кереп уйлап тормады, бары тик калдырды гына. Хәтта, ирененә куеп, өреп тә карамады. Ләкин барыбер  дә  колагында  кубыз  моңы  яңгырап  киткәндәй  булды: ж-ж-ж җ-җ-җ… з-з-з… Зың-ң… зың-ң… ж-ж-җ-җ-з-з…
Ул бу кубызны кая куйганын да белми. Беләсе дә килми. Шаукым, гипноз белән бәйле әйберләргә кагыласы килеп тормый әле. Болай да “имче” дигән даны чыга язды…
Бервакыт “кот койдырдылар” аңардан. Һай… Ул хакта сөйләп китсәң… Бүтән уена да алмаска уйлаган иде, алмыйча булмас, ахры…
Авылдан Хәерниса дигән карчык килеп сорамаса, мәңге эшли торган эше түгел иде югыйсә. Давыт бу хәерсез йоланы ул карчык өчен дә түгел, аның үлем каршында калган оныгы өчен эшләде.
Тагын шул ук сорау: каян белә соң ул бу йоланы? Каян белсен — әнә шул җиде буын бабасыннан. Ничекме? Ә-ә… Белер идегез бугай… Шуңа күрә Давыт бу хакта дәшми кала…
Ә йоласы болай. Иң элек бөтен мич алларын, мич юлларын ачып куясың. Аннары почмакка карап, тәрәзәдән, ишектән урамга карап һәм мич авызына карап яки аңа башны тыгып кычкырасың… Шуннан соң иң кызыгы башлана: ногыт борчагы кадәр генә кургаш бөртеге аласың да корыч кашыкка салып эретәсең, аннары сулы табакка коясың. Суга килеп төшү белән, сыек кургаш бер рәвешкә кереп ката, шул каткан кургаш нәрсәне, кемне хәтерләтсә, шуңа карап фал ачалар — кешенең күңелен, гомерен, бәхетен юрыйлар…
Сүз дә юк, Давыт Ырыс авылы халкы китергән табак-савытларны рәтләп биргәли иде. Кемгә барсыннар инде — тимер-томыр, бакыр-чакыр әйберләрен күтәреп һаман шул тимерчегә киләләр. Кирәк булгач, Давыт ялындырып тормый — ямап, чүкеп, тишек урыннарына кургаш коеп, тагын берничә елга чыдарлык итеп бөтәштереп җибәрә. Ә менә им–том белән шөгыльләнгәне бик юк иде...
Иң элек авыру баланы алып кереп, түшәккә салдылар, аның янына, буе буенча сузып, ак сөлге җәйделәр. Аннары Хәерниса карчык дога укып алды, теләкләр теләде. Давыт сабыр гына үзенә чират җитүен көтте, коралларын рәтләштерде.
Хәерниса карчык имләп китергән кургаш борчак тимер мичендә бик тиз эреде.
Ул эрегән арада, Давыт кирәкле әфсенне укып алды:
Әй син, котым, син, котым,
Чакырганда кил, котым.
Хаста төште башыма,
Иясен табып бир, котым!..
Кургаш тамчысы чажылдап суга килеп төшүгә, Давытның сүзләренә Хәерниса карчык үз әфсенен ялгап китте:
Улкаемның коты чыккан,
Кил коты, кил коты!
Күгәрчен күк гөрләп кил!
Кыр казы күк тезелеп кил!
Ак җилен күк савылып кил!
Кил коты! Кил коты!
Давыт су эченнән кургаш кисәген алырга ашыкмады. Ул кургаш тамчысының су эчендә нинди рәвешкә керергә мөмкин булуын үзенчә юрарга кереште.
Кер коты, кер,
Ишектән дә кер,
Тишектән дә кер,
Ат булып кешнәп кер,
Сыер булып мөгрәп кер,
Каз булып какылдап кер,
Үрдәк булып бакылдап кер…
Кер коты, кер!..
Бала куркудан чирләп китсә, ялгыша башласа, зиһенен буташтырса, шушы йоланы башкаралар. Анысын Давыт белә иде. Әмма бу йоланың шулкадәр төгәл, ипле килеп чыгуына ул бик аптырады. Ә бит бу ырым йоласы — үтә дә җаваплы гамәл. Уйлап кына карагыз: Кот коючы турыдан-туры авыруларның җаны белән эш итә! Татарда “коты чыккан”, “коты качкан”, “коты киткән”, “коты ботына төшкән” дигәнрәк сүзләр бар. “Коточкыч!” дигән сүз дә хәтәр хәлләргә карата әйтелә. “Котырган” сүзен генә алыгыз. Дөресе — “коты орган”. Менә шуларга каршы оештырыла да инде “кот кою” йоласы. Шул йола белән кешенең яшәү гамен, аңын, акылын, сәламәтлеген, ягъни язмышын, җанын, бәхетен кайтарырга тырышалар… Әйе-әйе, “кот” дигән сүз белән “җан” гына, хәтта “гомер” генә дә бәйләнмәгән, ул турыдан-туры “бәхет” дигән төшенчәләргә килеп тоташа.
Ә Ырыс авылына гомер-гомергә бәхет ялындырып кына килгән. Бәхет хакындагы хыяллары шулкадәр көчле булган ки, хәтта авылга да Бәхет дип исем биргәннәр. Әйе-әйе, “ырыс” сүзе борынгылыкта “бәхет” дигәнне белдергән. Ырыс капка да нәкъ шуннан килә. Йортка бәхет алып керүче капка булган ул! Ырыс авылында да күп андый “бәхет капкалары”. Бу капкалар шундук күзгә бәреләләр — аларның түбәләре була, шул түбәләренә кояш яисә ай уелган була. Давыт үзе генә дә калайдан күпме ай, кояш ясагандыр шушы ырыс капкалар өчен!
Әмма барыбер авылда бәхет артмады. Аның ташлы басуларында иген дә әллә ни уңмады, гомер бакый халыкның тамагы туймады, тормышы бөтенәймәде. Хәзер бигрәк тә эшнең рәте китте. Колхозлар таралды; андагы бөтен техника, кирәк-ярак урланды, халык эчә башлады, эшсез калдылар, башларын юләрлеккә яисә азгынлыкка салдылар. Кемдер дингә бирелде, кемдер базарга — акчага…
Хәерниса карчыкның оныгына “әтәч” төште. Аны утка, таңга, вакытка, димәк, озын гомергә юрадылар. Аннары бәхеткә юрадылар. Ничек кенә килеп чыккандыр, әмма Хәерниса карчыкның бәләкәй арбага утыртып алып килгән оныгы үз аягы белән кайтып китте. Шул көннән соң авыл халкының Давытка мөнәсәбәте үзгәрде, аңа Имче дигән исем тагылды. Әмма бу исем белән генә аның күңеленә юл сала алмадылар — ул бүтән “кот коймады”! Самавырлар ябыштырып, тырмаларының сынган тешләрен утыртты, атларын дагалап җибәрде, кубыз, курай эшләп бирде, әмма сихергә кагылмады. Чөнки белә иде — кешеләрнең бәхете Ходай кулында. Алай гына да түгел, иң элек үзләренең кулында! Кеше үз язмышына үзе хуҗа булып яшәргә тиеш. Ходай юл гына күрсәтә ул, ләкин синең язмышыңа ия була алмый. Ул — синеке генә, башка беркемнеке дә түгел!
Давыт үзен бәхетле кешегә исәпли. Аның һөнәре бар, бөтен, тигез гаиләсе бар, дәвамчысы — Тимершәех исемле малае бар… Өстәвенә аның якты дөньясы, Кояшы, Ае, урман-кырлары, сулары, чишмәләре, таулары бар… Йөрәге, җаны, иманы бар аның. Кыскасы, язмышка лаеклы кеше булу өчен кирәкле бөтен нәрсәсе дә бар. Шуңа күрә Давыт үз эшен эшләп, үз җаен җайлап кына яши бирә. Тимерче авылга һәрвакыт кирәк. Иң соңгы трактор сүнеп, иң соңгы тырманың иң соңгы теше төшеп, иң соңгы атка иң соңгы дага кагылгач кына кирәкми башлаячак ул. Ләкин, шушы җир булганда, бәхеткә сусаган адәм балалары булганда, аларның күңелендә соңгы өмет тамчысы калганда боларның берсе дә бетмәячәк, шуңа күрә Давытка борчылырга урын юк. Һәр кеше гомерендә терекләнгән дөнья белән мәңгелекне тоташтырып торган юллар барыбер, бер килеп, аның җиргә сеңгән алачыгы аша узачак…

2. Тереклек

Давыт яратып өйләнмәде. Кызганды ул үзенең Зәлләсен. Әти-әнисе кышкы буранда калып туңгач, әбисе белән генә үскән кыз ул. Әбисе әлеге дә баягы мәңгелек юлларына китеп баргач, кыз бөтенләй ятим калды. Давыт үзе барып алып кайтты. Аның үз әтисе дә дөнья куйган чак иде. Әнисе дә авыру — соңгы көрчегендә яшәп ята. Зәллә килгәннең өченче көнендә, күңеле тынычланып, ул да җан тәслим кылды.
Менә шулай яшәп киттеләр алар — Ходаның ике бәндәсе. Икесе дә сафтан-саф, иптән-ипле җаннар. Икесендә дә сер бар, шаукым бар. Бу яклап алар бервакытта да кеше теленнән төшмәделәр. Ләкин үзләре моңа бик борчылмадылар. Авылның бердәнбер бәхетле кешеләре булып яши бирделәр. Чынлап та, алар уртак бәхетләрен бик тиз төзеделәр. Жәлләп кенә алган Зәлләгә Давыт чын-чынлап гашыйк булды, бигрәк тә матур малаен кулына тотып сөя башлагач, бөтен күңелен хәләл хатынына юнәлтте, гомерен дә аңа багышлады.
Соңгы вакытларда тормышлары кысылды кысылуын. Зәллә күптән инде колхоз эшенә йөрми. Эшлисе килмәгәннән түгел, эш юктан. Колхозның рәте киткән, Давыт кулыннан да эш төште. Түләү бетте, ризык каты-котыланды. Шулай да, сирәк-мирәк кенә булса да, теге тимерне чүкергә, бу калайны кисәргә яисә арба кендеге ясатырга киләләр. Шул вакытта рәхәтләнеп эшләп кала Давыт. Зәллә дә килеп булыша башлый. Малайлары бер читтә карап утыра. Давыт шуңа күнеккән: берәр мөһим эшкә керешкәндә, Тимершәехне янында тота, күрсен, шушы саф, чиста, гөнаһсыз күзләре белән барысын да ятлап калсын, ди. Давытны да әтисе шулай үстергән, гел үз янында йөрткән.
Их, иртәрәк дөнья куйды шул ул. Югыйсә бик тә таза, сәламәт кеше иде үзе. Илле яшен дә тутырып бетерә алмыйча китте. Илле яшь — тимерчеләр яше. Шундый сүз бар. Тимерчеләр шулкадәр генә яшиләр. Давыт моны белә. Әмма эшен дә ташламый. Ничек инде язмышыңны ташлыйсың ди, ничек нәселеңнән баш тартасың?!
Илле яшьтән узарга да, озын гомерле булырга да тырышып яшәми Давыт. Барыбер язмыш бер килеп тотачак, барыбер “йөрәге яңгырап” үләчәк ул. Әйе-әйе, тимерчеләрнең беркөн килеп “йөрәкләре яңгырый”! Гомер буе сандал өстендә талпынып торган, кан тамырлары бүрткән беләкләре яңгырап тора-тора да бервакыт бу яңгыраш аларның йөрәкләренә килеп тия…
Зәллә күрек тарта, мичтәге күмерләрне яңарта, Давыт чүкеч уйната. Кайчакта алар бергә эшлиләр — Зәллә озын кыскыч белән сандал өстендәге тимерне тотып тора, ә Давыт шул тере, кызыл чәчәкне чүкече белән “сыйпый”, “назлый”. Ике мәртәбә йомшак кына кагылып үтә, аннары бөтен көченә бәреп куя; шушы өченче бәрүгә аның җан көче, гомер көче салынган була. Шушы бәрү белән тимерченең көче чыга бара, чөнки тимерне шундый фидаи көч-егәрлек белән генә буйсындырырга мөмкин.
…Бүген эшләре аз булды. Көтү кууга, авылда фермер булып йөргән берәү трактор арбасы өчен ике тимер кендек чүкетеп китте. Бераздан әллә каян гына ике нәни кызчык пәйда булдылар. Курчакларын утыртып йөртә торган уенчык арбаларының күчәре сынган — шуны яңартырга килгәннәр. Кулларында икешәр күкәй. Анысы — хезмәт хакы. Давыт курчак арбасы белән булашкан арада, кызлар Тимершәех белән уйный тордылар, бераздан Зәллә аларның өчесен дә йомырка тәбәсе белән сыйлады.
Урталай сынык пычак күтәреп кергән Флорисны сәерсенебрәк каршы алдылар. Беренчедән, нык кына исерек иде ул. Икенчедән, кулындагы пычак күңелне шомландыра. Өченчедән, исеме… Флорис… Нәрсә инде бу? Исем — кешенең җаны белән тоташкан була бит. Шуңа күрә дә күп кенә исемнәргә “җан” сүзе ялгыйлар да. Бу Флорисның җаны нинди икән соң?
— Менә шушы пычакны рәтләп бир әле, малай, ә? Тавык чалырга дип тота идек, баз капкачын каерганда сынды да чыкты. Нигез туфрагына яшерелгән чәкүшкә артыннан төшмәкче идем… Тизрәк эшләп бир, малай, югыйсә өйдә үтерәләр…
— Юк, моннан рәт чыкмас, мин сиңа яңаны эшләп бирәм. Әзерләбрәк куйган әйберләрем дә бар.
Давыт, Флорисны ияртеп, алачыгына керде. Аңа кирәкле коралларны барлап куярга кушты. Сандал янында да кул пары булды Флорис. Икесе дә бик җитди иде. Эшләгәндә Давытның сөйләшә торган гадәте юк. Флорис та телсез калган. Ул тимерче алачыгындагы сәер дөньяга шаккатып тора, ә алачык хуҗасының тимерчеләр йоласы буенча кылган гамәлләре аны тагын да ныграк гаҗәпләндергән...
Давыт исә, мич бугазында яткан җемелдәвек күмер өеменә якын ук барып:
Ал чәчәк, гөл чәчәк,
Күтәрергә җиңел чәчәк,
Уф-уф, һоп-һоп!.. —
дип, әфсен-догасын пышылдый, аннары күмерләрне ялан кулы белән бутый башлый. Давыт Флорисны күрми дә, ул шул утлы күмерләр белән сөйләшә:
Күрер күзгә җиңел чәчәк,
Күтәрергә авыр чәчәк,
Аллы-гөлле матур чәчәк,
Тимә минем кулыма!..
Утка күмер өстәгәндә дә әйтеп куя торган сүз бар икән:
Ут күңелен күрәем,
Аңа азык бирәем…
Ут күңеле көр булсын,
Буйсынганы ир булсын!..
Пычак ясарга дип алдан ук әзерләп куелган юка тимерне дә серле сүз әйтеп алды Давыт.
Күмергә — тимер,
Тимергә — гомер,
Гомергә — күмер…
Ә менә бу әфсен белән Давыт кыздырып яткан күмер өеменә тимерне тыга:
Каралып керсен,
Кызарып чыксын!
Чүкелгән тимерне чыжылдатып суга тыкканда да дәшми кала алмый тимерче:
Тауга мендем, таудан төштем,
Җирдән атка атландым,
Күлгә төштем.
Чыж-ж-ж!..
…Җәлпәк тимер кисәге күзгә күренеп пычакка әверелә башлады. Йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан Давыт үз эшеннән канәгать иде. Флорис та үзенең сәер халәтенә күнекте бугай, шаярткан булып әйтеп куйды:
— Үткер булсын, кара аны! Кайрап та бир, яме.
Давыт шаярырга уйламады да.
Кулындагы баш бармагының йөзеннән пычагын сыйпап-шудырып алгач, үтә дә җитди кыяфәт белән сөйләп китте:
— Пычакның үткенлеге кайрактан да, ничек кайраудан да тормый. Пычакның үткенлеге тимерчедән тора. Менә кара — үткен ягының ике йөзе дә бер үк авышлыкта төелгән. Болай ул үтмәсләнми, чөнки киселгән әйберне аның ике йөзе дә бер үк төрле кабул итә.
Флорис башын чайкап куйды.
Давыт, үз эшен эшли-эшли, сүзен дәвам итте:
— Элек ирнең ирлеген, останың осталыгын билендәге пычагына карап бәяләгәннәр. Пычагының үткерлегенә карап…
Флорис гомердә дә сөйләшми торган Давытның тәмам “телен чиште”.
Каян гына уйлап тапкандыр, ниндидер акыл иясе кебек, башын бер якка кыегайтыбрак, уйчан гына, әмма кискен рәвештә сорап куйды:
— Ә менә әйт әле, Давыт, ни өчен бездә “пычагым да юк” диләр? Беләсеңме? Әллә белмисеңме?
Давыт “беләм” дә, “белмим” дә димәде. Сандалда кызарып яткан пычакны чүкечнең очлы башы белән төя-төя, үзалдына сөйләнгән кебек кенә сөйләп китте.
— Явыз Иван Казанны алгач булган бу хәлләр. Башы арбадан калкып торган бөтен ир затын үтереп, татарларны шәһәрләрдән, елгалардан 60 —70 чакрым читкә сөргәннәр. Иң элек татар яшәгән йортлардан бөтен пычак-хәнҗәрләрне җыеп чыкканнар. Икмәк кисәргә дә, бала кендеген өзәргә дә пычак калмаган бервакыт… Бик җәфаланган халык. Бөлгән. Талчыккан. “Пычагым да юк” дип әйтерлек хәлгә килгән. Бәгыренә төшкән аның бу җәфа. Бәй, уйлап кара, басудагы игенне йолкып җый, имеш, киекләрне тәпәч белән сугып үтер, балыкны биш бармагыңны ерта-ерта тырнап чистарт, туныңны да кисеп текмичә генә ябынып йөр, имеш…
— Шуннан? Тагын кайчан пычак тотарга рөхсәт булган соң?
— Шуннан шул. Патшаның иң зур вәзирләренә җыелып барганнар татарлар. Аларның да иң абруйлылары, иң кыюлары барган… Әйткәннәр: “Һәр гаиләгә хет бер пычак тотарга рөхсәт итегез, болай яшәү яшәү түгел бит… Юкса!.. Юкса үзебез хәл итәбез, кулыбызга пычак алабыз. Күрәләтә балаларны ачка үтереп булмый. Үзегез карагыз, без әйтәсен әйттек. Татарларны беләсез…” Рөхсәт итми нишләсеннәр! Татарлар белән шаярырга ярамаганны белгән патша. Ниһаять, һәр гаиләгә бер пычак тотарга рөхсәт ителгән, ул пычак аш-су өстәленә чылбыр белән бәйләп-кагып куелырга тиеш булган. Шул чордан калган да инде бу “пычагым да юк” дигән сүз…
Флорис Давытның сөйләгәннәрен тагын бер мәртәбә күңеленнән үткәрде дә башын чайкый-чайкый кайтып китте, Давыт исә, гамьсез генә хәрәкәтләр белән алачыгы ишегенә терәү сөяп, өенә юнәлде. Тыштан гамьсез күренсә дә эченнән яна-көя иде ул: “Дөрес эшләмәдем бугай, юк, дөрес эшләмәдем. Шундый пычак тоттыралармыни адәм баласына? Бу бит тимәс борын кисә торган пычак. Үз гомерендә берничә генә шундый пычак ясады Давыт. Барысы да бәхетсез булдылар. Берсе бүләккә ясалган иде. Ул вакытта әйтте Давыт, кат-кат әйтте: “Пычак бүләк итәргә ярамый, бәхетеңнән мәхрүм каласың”, — диде. Шулай булды да. Бәхетеннән генә түгел, гомереннән дә мәхрүм калды ул кеше, шул пычакны бүләк иткән адәм кулыннан суелып үлде. Икенчесе баласыннан мәхрүм калды, өченчесе төрмәгә эләкте…
Менә бүген дә шундый “тере”, “җанлы” пычак әвәләде Давыт. Ә җанлы пычак җан сораучан. Хәерлегә генә булса ярар иде, бәласез-казасыз гына үтеп китсен иде бу көн, бу гомер…
Төшке ашны чамалабрак йөри торган әлеге дә баягы шул Хәерниса карчык килеп кергәч, Давыт барысын да аңлады: авылда борчулар бар. Шуңа күрә, бөтен эшен ташлап, инде туган булып бетә язган карчыкка иярде.
— Оныгың ни хәлдә соң, Хәернисәттәй? — Зәллә дә сүз оеткысын сала белә икән. — Бер дә ияртеп йөргәнең юк…
— Кая ул! Әзмәвердәй егетнеме? Һи, балакаем, теге вакыттан соң кинәт үсеп китте бит ул. Үсә дә үсә, тотып торып та булмый үзен. Күзне ияләштерә алмыйча җәфаланабыз… Менә быел әрмиягә китеп барды. Хатларын язып тора, Ходайга шөкер…
Зәллә — акыллы хатын. Озын итеп йөртә торган чем–кара чәчләрен артка ташлый да өстәлдәге ризыкларны кунакка таба эткәләгән булып, иң мөһим сорауларны бирә. Аның зәңгәрсу күзләрендә “инде бөтенесе дә мәгълүм, авылда ни булганын гына әйтәсең калды” дигән уй яктырып китә.
Хәерниса карчыкның “теле ачыла”.
— И-и, балакайларым, бәхетсезлек бар бит әле авылда. Хәлим белән Нәфисәнең Гөләш исемле кызлары үз-үзенә кул сала язган. Кияүгә чыга торган егете: “Син — кыз түгел”,— дип баш тарткан…
— Йоклап йөргәннәрме әллә?
— Йоклаганнар, ди шул… Күрше авылдан икән теге егет кисәге. Төнгә калгач, түшәк җәеп биргәннәр. Барыбер кушыласы инде дип, икесенә дә бер бүлмәгә җәйгәннәр…
— И Аллам! Нәрсә була инде хәзер?
— Белмим инде… Теге кызый “Мин барыбер яшәмим” дип әйтә, ди. Врачка күрсәткәч, анысы: “Бозылып-нитеп йөргән кызга охшамаган”, — дигән диюен.
Ниһаять, Давыт та сүз кыстырып куйды:
— Бәхет ашыктырганны яратмый шул…
— Балакаем, бәхетсез кеше булмый, диләр бит. Боларның бәхете дә ялындырып килә. Ничек шуны яшьләргә аңлатасы? Ничек бу хакта бәхетнең үзенә белдерәсе? Аңа: “Кеше язмышы хәл ителә, берүк соңга кала күрмә”, — диясе… Җаннар белән шаярырга ярыймы соң?
Шунда суз бетте. Хәерниса карчык тынычланып кайтып китте. Тимерче Давыттан нидер өмет итеп китте. Хәзер ул авылга кайтып әйтәчәк. “Имче Давыт барыбер болай гына калдырмас, бер-бер хәл кылыр — яшьләрне татулаштырыр”, — дип әйтер. Хәерниса карчыкның өмете бөтен авылның өметенә әверелер… Шулай итеп, Давыт, бер-берсе белән аңлаша алмаган, үз тәннәренә һәм үз күңелләренә баш була алмаган ике яшь кешенең язмышы өчен җавап бирә торган бердәнбер кеше булып әверелер…
Эшләр болайга китсә, Ырыс авылы, тәүбә-тәүбә, ике яшь йөрәкне ялгыштырган Иблисне генә түгел, һәрнәрсәдән өстен булган Аллаһы Тәгаләне дә оныта башламагае…
Хәерниса карчык чыгып китүгә үк, Давытларга, Коръән мәкамендәге кебек моңлы итеп исәнләшеп, Хәмзә бабай — авылның могтәбәр мулласы килеп керде. Алла исемен күңелгә алуның бер галәмәте булды, ахры, бу. Тимерче Давыт өенә дога иясенең беренче керүе иде. Ул шундук ишек башында эленеп торган шәмаилгә игътибар итте. Аңа бик озак карап торды. Аннары гына түргә узды.
Озаклап сөйләшеп тормыйча, йомышын әйтте:
— Давыт улым, авылга яңа мәчет салырга җыенып йөрибез бит әле. Картлар белән киңәшләшкәннән соң шундый уйга килдек: яңа мәчетнең аен син ясарга тиеш.
Давыт “әйе” димәде, “юк” димәде. Бары тик: “Кайчанга кирәк?” — дип кенә сорады.
Чыгып киткән чакта, Хәмзә хәзрәт, ишек башындагы шәмаилгә күрсәтеп:
— Монда нәрсә язылганын беләсеңме соң, улым? — дип сорады.
Давыт анда нәрсә язылганын белми иде. Шуңа күрә җилкәсен генә сикертте.
— Әллә ничә бабайдан килгән инде ул… Коръәнчә булгач, начар сүз түгелдер әле…
— Начар сүз түгел түгелен… “Кешене илә җенне миңа гыйбадәт кылганнар өчен генә халык иттем” диелгән бу язуда. Илле беренче сүрә бу!
Әллә ниндидер бер эчке тантана белән, әллә кисәтеп әйтте Хәмзә карт бу сүзләрне — Давыт өчен билгесез булып калды. Әмма аны тирән уйларга да салды…
Авыр уйларыннан айнырга теләгән кебек, Давыт Тимершәехне җәһәт кенә күтәреп алды да үзенең эш урынына юнәлде. Аның бүген, Иблистән дә, Ходай Тәгаләдән дә яшереп, бер мөһим эш эшлисе — “бәхет дагасы” бөгәсе бар иде.
Һәрвакыттагыча, эшен “дага әфсене” белән башлады. Дага бөгәргә керешкәндә: “Аягым — ат, кулым — камчы!” — дип әйтергә тиеш ул.
Мич кайнар килеш. Күмер бар, көч-куәте җитәрлек. Уйлап, баш ватып торасы да юк. Үз гомерендә йөзәрләгән дага койган беләге бөтенесен дә үзе эшли… Шуңа күрә тиз арада дага әзер дә булды. Соңгы эш итеп, Давыт даганың йөзенә “Бәхетнең исеме — кадер” дип чүкеп язып куйды. Бу — аның үз тамгасы, үз әфсене…
Даганы бәхеткә юрыйлар. Ырыс авылында да ишек төпләренә ат дагасы кадакланган йортлар байтак. Бу йола борынгылыктан килә. Ат кешенең юлдашы, дусты булган чаклардан. Ат бәхет китергән, муллык китергән, җиңү, дан китергән. Ат тагын… ат, ягъни исем китергән кешегә. “Бәхетле дага гына төшеп кала” дигәннәр. “Алтын дага” дигән сүз дә бар. “Ырыс аты” — әнә шул алтын дага, бәхет дагасы йөрткән ат була инде. “Ырысак атлар” дигән сүз дә шуннан калгандыр әле…
Давыт зәңгәрләнеп-көмешләнеп торган даганы, бер чүпрәккә төреп, күмергә ысланып ялтыраган халатының ян кесәсенә төшереп җибәрде. Аннары бик озак авыл ягына карап торды. Аларның хуҗалыгы авылдан өстәрәк — тау битендәрәк урнашкан, шуңа күрә, җентекләп караганда, авылдагы йортларның барысын да берәмтекләп карап чыгарга була.
Әнә ул йорт. Хәлим белән Нәфисә утары. Шуларның капка төбендә ятарга тиеш “бәхет дагасы”. Гөләш — Хәлим белән Нәфисәнең бердәнбер кызлары — шушы “бәхет дагасын” капка төбеннән табып, инде ничә еллар сөешеп, вәгъдәләшеп йөргән егетен кире кайтарып алырга, үзенеке итәргә тиеш. Шуңа күрә бу сәер, әмма изге гамәлне Давыт бүген үк башкарып чыгачак, көтү генә кайтсын, төн генә җитсен…

3. Гыйбрәт

Һәрнәрсәнең үрнәге генә түгел, гыйбрәте дә була. Яхшылыкның да, начарлыкның да. Давыт та, үзенә аңлашылып бетми торган гамәлләр кылып, тормышына гыйбрәт, күңеленә авырлык алды.
Иң элек Хәерниса карчыкның армиядәге оныгы хакында аянычлы хәбәр китерделәр. Ул баланың хезмәттәшләре тарафыннан кыйналып имгәтелүе хакындагы бу хәбәр бөтен авылны тетрәтте. Аның артыннан ук тагын бер канлы вакыйганың шаһиты булдылар. Флорис бергә аракы чөмереп утырган җирендә, дус егетеннән “пычак алган”… Юк, моның белән генә бетми әле — Давыт “бәхет дагасын” ташлап кайткан көннең икенче көнендә үк Хәлим белән Нәфисәнең бердәнбер кызлары Гөләш үзенә кул салган. Җанын саклап калганнар калуын, ләкин бик озак мантый алмас, бераз “җиңеләйгән” дә, диделәр…
Бер авыл өчен, бер көн өчен бу кадәр кайгы-хәсрәт күп, һай күп иде. Давыт өчен баш-акыл җитмәслек хәлләр иде болар. Өч хәбәр дә кайсы яклаптыр аның үзенә кагыла, аның үз язмышыннан суырылып чыга ласа. Шул аның җанын бертуктаусыз талкып, әрнетеп тора. Нәрсәдер дөрес уйлап, дөрес эшләп бетермәде, гомумән, бик үк дөрес яшәмәде, ахры, ул. Язмышыннан узып яшәргә уйлады, Ходай өлешенә керде, Ходай эшенә тыгылды. Кешеләр язмышын гап-гади кеше хәл итә аламы соң?! Ходай Тәгалә дә кайчакта һәрнәрсәне урынына куеп чыга алмый әле…
Нишләп гади кеше булсын? Тимерче бит ул! Тимерне буйсындыра ала торган көч иясе! Җиде буын бабасыннан җыелып килгән егәре бар аның!
Давытның күңеле әле бер якка, әле икенче якка чайпалды, әле төшенкелеккә бирелде, әле, ярсып, дуамалланып, баш күтәрде… Ләкин үз армиясендә имгәнеп яткан татар егетенә дә, шешәдәш дусты кулыннан җәрәхәт алган Флориска да, сөйгәненең нахак сүзенә түзә алмыйча, беләгендәге кан тамырларын өзгәләгән Гөләшкә дә ярдәм итә алмый иде Давыт. Җан түрендә бер генә җылы уй калган: аларның барысы да исән. Исән! Тәннәре яраланса да, җаннары кыелмаган! Калганы Ходай Тәгалә кулында һәм… Давыт кулында…
Ә Давыт кулында хәзер тылсым булырга тиеш. Ул бит сигезенче буын тимерче! Ул… ул — боларның барысы өчен дә җаваплы! Ул боларның барысын да үз йөрәге, үз язмышы аша үткәрергә тиеш.
Ике көн буе үз алачыгына аяк атламаган Давыт дәррәү сикереп торды, тиз-тиз генә киенеп, җыенып, йөгерә-атлый тимерчелеккә китте. Алачык ишеген ачып керү белән, түр чормадагы шүрлеккә үрелде, ашыгып капшанган арада өстенә вак-төяк әйберләр, калай савытлар, катыргы каплар коелды. Бу шүрлекне бушаткач, Давыт икенчесенә тотынды, аннары өченчесенә, дүртенчесенә… Озак эзләнде ул. Бөтен алачыкны таратып, туздырып ташлады. Нидер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, бераз уйланып торды. Тагын дуамалланып эзләргә кереште… Менә ул! Менә шушы агач тартма эчендә булырга тиеш аның эзләгән әйбере… Шул. Шул!
— Ж-ж-җ-җ-з-з-… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з…
…Авыл бу моңлы тавышны шундук ишетте. Ниндидер илаһи күренешкә тап булгандай, сихри гипнозга эләккәндәй, сынын турайтып, башын калкытты.
— Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з…
Бу моңлы да, шомлы да көй кешеләр күңеленә иң элек курку алып килде. Курку начар хис түгел. Әгәр дә аның артында өмет тулы күңел һәм каһарман йөрәк торса. Икесе берьюлы бик сирәк биреләләр шул алар адәм баласына. Бу да куркыныч түгел. Шуларның берсе генә булса да куркуны җиңеп була, гыйбрәт алып була, тормышка кайтып була…
— Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з…
Ырыс авылында бәхет аз булса да, өмет җитәрлек... Шуңа күрә тимерче алачыгы ягыннан ишетелгән көйдә шомлы аһәң бик тиз басылды, әллә кая — таулар, офыклар артына китеп югалды. Өмет калды, ышаныч калды. Шул өмет, шул ышаныч кайгы-хәсрәтле бу авылны киләчәккә, яшәүгә, бәхет ягына алып китәргә тиеш иде.
— Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… Зың-ң-ж-ж-җ-җ-з-з… 2003

«Татарская электронная библиотека» - выпуск № 15, 05.07.07 г.


В избранное