Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Читайте на сайте. Укыгыз!



Рафаэль Мөхәммәтдинов



Бу идея Русиянең дәүләти структураларында күптәннән инде чәйнәлә. Иң башта аны В. Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, бу фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин бер ничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар.

Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм дәүләти-идари структураларны проектлау Үзәге” («Центр проблемного анализа и Государственно-управленческого проектирования») 2011 елда җәмәгатьчелек игътибарына “Русиянең яңа Конституциясенең Фәнни макетын” тәкъдим итә. Ул Макетка караганда, Русиядә республикалар дигэн нәрсә ботенләй күздә тотылмый. РФ-нең бөтен субъектлары “земли” дип аталачак. Бу Үзәк хакимият канаты астында эшләүче бер оешма, һәм аның белән бик зур дәүләт кешеләре идарә итә. Бу Үзәк турында минем язганым да бар инде (кар. “Ликвидация республик?” мәк., «Звезда Поволжья» гәз.№ 4 - 589).... (дәвам)

 Рафаэль Мөхәммәтдинов



2012 елгы Татар Конгрессы мөнбәреннән мин "Дәүләтчелегебез зәгыйфь булганда, шәхесләребез, гаиләләребез көчле булырга тиеш. Ә шәхес, аның тамыры, нигезе нык булганда гына, көчле була ала. Нык тамыр исә, ул - милли идеология. Идеологиябез татарчылыктан, исламчылыктан һәм заманчалыктан тора. Аны мин "Татар идеясы" дигән мәкаләмдә аңлаткан идем...(дәвам)

 

 
Гимадеев Минзагит Миргасимович

КЕЧЕ ШӘЙМОРЗА АВЫЛЫ ТАРИХЫ

Күренекле татар язучысы, драматург Туфан Миңнуллин үзенең бер чыгышында болай диде: «Һәр кешенең туган төбәге һәм торган урыны бар. Шул җирне ул Ватан дип атый. Ватан белән аның бәйләнешләре тарих, икътисад, экология өлкәләрендә ята. Ватан кешедә бернинди хис уятмаса, андый кеше дүңгәләккә әверелә…»

Туып-үскән ягым — халык телендә Шәйморза төбәге дип йөртелә. Биредә татар халкының үзенчәлекле бер өлеше — мишәрләр күмәкләшеп яши. Тарихчылар бу төркемне Буа-Сембер мишәрләре дип атый. Мишәрләр, сөйләм теле буенча Казан татарларыннан, типтәрләрдән шактый аерылып тора. Мишәрләр арасында да, кайсы төбәктән булуына карап, сөйләм аермасы бар. Мәсәлән, Чүпрәле районы җирлегендә Шәйморза авылы тирәсендәге халык сөйләме башка торак пунктларда гомер итүчеләрдән башка. Зур Чынлы кешеләре көйләбрәк сөйли. Бу очракта матур мишәр сөйләме хәтта шигъри калыпка салына кебек. Шәйморзалылар исә һәр сүзне-җөмләне ачык, төгәл итеп әйтә...(дәвам)

 

 


В избранное